Мәскәүдә сөт индустриясе лидерларының Икенче форумы — сөт тармагында ел саен үткәрелә торган вакыйга узды, ул компанияләрнең, профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның 500дән артык җитәкчеләрен һәм милекчеләрен, Россия төбәкләренең АПК идарә органнары вәкилләрен һәм тармакның потенциаль инвесторларын берләштерә.
2024 ел йомгаклары буенча Татарстанның сөт сәнәгате югары нәтиҗәләр күрсәтте. Татарстан тарихында беренче мәртәбә бер сыердан савым 8 274 килограммга җитте, бу исә чимал сөтен җитештерү күләмен 2 миллион 281 мең тоннадан арттырып җибәрергә ярдәм итте, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында - 1 млн 559,5 мең тонна, КФХларда - 205,8 мең тонна, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 515,8 мең тонна.
Министрлыкта «Авыл яши – Деревня живет» проектын гамәлгә ашыру кысаларында алтынчы уку дәресе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Шамил Шакировны котладылар.
Мәскәүдә яңа Третьяковка залларында 16 гыйнварда «Хезмәт сәнгате» күргәзмәсе ачылды. Бу ел саен үткәрелә торган «Время, вперед!» фестиваленең финал этабы. Арт-проектның төп идеясе - рәссамнар һәм скульпторларның осталыгы аша хезмәт кешесен күрсәтү.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе Ольга Абрамова рәислегендә Нәсел ресурсларының федераль дәүләт мәгълүмат-аналитика системасында эшләргә өйрәтү программасы буенча уку семинары узды.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе Ольга Абрамованың эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында гамәли генетика һәм биоиминлек юнәлешләре буенча агробиотехнопарк төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
“Казан Агро” - ул ел саен оештырыла торган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе һәм ул 200дән артык компанияне берләштерә, аның 35000 кв. метр территориясендә һәр елда 12 000нән артык кеше бергә җыела.
Бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек буенча 2024 ел эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмә министр урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасының әйдәп баручы авыл хуҗалыгы югары уку йортлары базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан дәүләт аграр университеты, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе хезмәт коллективлары белән очрашу уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов, шулай ук «ТИПКА» ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Алексеев катнашты.