ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Игенчеләр  бәйрәмендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары  Николай Титов, Зәй  муниципаль районы  башлыгы     Рәзиф Кәримов һәм районның  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләре  катнашты. 

27 октябрьдә  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«Агрокөч»  АҖ 2018  елда   урып-җыю  кампаниясен  финанслауга    1,3 млрд сум чыгымнар    тоткан.  Аерым  алганда,  урып-җыюга  һәм  бөртекле  культураларны, рапсны    логистикалауга    985 млн сум   юнәлтелгән,   шикәр  чөгендерен  җыеп  алуга – 335 млн  сум. 

Татарстан  Республикасы Лениногорск муниципаль районының   «Сарабиккол» хуҗалыгында  терлекләрне  кышкы  абзарларга  күчерү  мәсьәләләре  буенча   семинар-киңәшмә  узды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  2019 елда  гражданнарның  коммерциягә карамаган    бакчачылык, яшелчәчелек һәм  дача берләшмәләренең   тышкы  инженерлык инфраструктуралары  объектларын  капиталь ремонтлау  һәм реконструкцияләү буенча  Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинеты  күрсәтмәсе  проектына  “Татарстан  Республикасының  газлаштыру  фонды” ДБУ тәкъдимнәре  хакында   фикер алышуга  багышланган     киңәшмә  узды.   


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  яңа  эш башлаучы  фермерларга, гаилә фермаларына, авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына   ярдәм  итү    мәсьәләләре  буенча  видеоконференция режимында   киңәшмә узды. 

2018  елның   10 - 13 октябрендә  Мәскәүдә    ВДНХ территоиясендә «Алтын  көз»     20  нче  Россия  агросәнәгать күргәзмәсе  узды.  Аны  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  оештырды.   

Республикада   24 октябрьгә орлык  кукурузы  23,6 мең  гектарда  96,5 мең  тонна  суктырылган (көнгә -  6,7 мең тн).  Уртача  уңыш – гектардан   40,8  тонна. 

Татарстан  Республикасы Кайбыч  муниципаль районында  туңга  сөрү  тәмамланды.  Район  башлыгы Альберт  Рәхмәтуллин,  әйтүенчә,  бу  эшләр  узган  елгы  сроклардан  иртәрәк  тәмамланган. 


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Республика  территориясендә  көнбагыш  уңышын  җыю  дәвам итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International