ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Теләче  муниципаль районында  өч  эш көне   йомгаклары  буенча  алдынгы комбайнчыларга  акчалата сертификатлар  тапшыру дәвам  итә. 5 сентябрьдә   алдынгы  комбайнчыларга сертификатларны  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Илдус Габдрахманов  тапшырды.

Саба районының «МИШӘ» тәэмин  итү-сату буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы  2015 елда  оештырыла. Анда 20  әгъза исәпләнә, шулардан алтысы штатта эшли.  


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы   авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен  ташламалы  кредитлау мәсьәләләре буенча \ видеоконференция элемтәсе  режимында киңәшмә уздырды. Чара  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена   Фастова  җитәкчелегендә  узды

Сегодня Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм  АПК предприятиеләренең  аграр  белем бирү һәм  фәнни  оешмалар белән  хезмәттәшлек  итү мәсьәләләре буенча  киңәшмә  узды.  

Оператив белешмәләр буенча, бу елның 5 сентябренә  республикада  бөртекле   һәм кузаклы культуралар   1328,6 мең   гектар мәйданда суктырылган, бу  фараздан   90 процент тәшкил  итә.

Тукай районының Комсомолец   поселогыннан  ерак булмаган  территориядә   урнашкан  “Кама”   агрофирмасы    кырында шимбә көнне «Дүртенче  җидекөнлек” йомгаклары  буенча алдынгы  комбайнчыларны  һәм механизаторларны чираттагы  бүләкләү узды.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Республика  районнарында  урып-җыю  кампаниясенә   авыл хуҗалыгы  тармагы    ветераннарын  җәлеп  итәләр

4 сентябрьдә Игенчеләр сараенда 2017-2025   елларга  Россия Федерациясе авыл  хуҗалыгын үстерү  Федераль фәнни-техник программасының «Россия Федерациясендә бәрәңге  селекциясен һәм   орлыкчылыгын үстерү» ярдәмче программасында катнашу мәсьәләләре буенча киңәшмә  узды.

Бу  елның  5 сентябрендә Министрлык белгечләре  һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать  комплексы хезмәткәрләре сөт җитештерү, терлекләрне ашату һәм ишәйтү мәсьәләләре буенча  республика хуҗалыкларына  практик ярдәм   күрсәтү өчен Татарстан Республикасы районнарына  чыгалар.

Татарстан Республикасының  Сарман  муниципаль районында   шикәр  чөгендерен җыюда  катнашучы механизаторларны  бүләкләделәр. Акчлата  премияләрне   район  башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International