Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектына керүче «2019 елда фермерларга ярдәм итү һәм авыл кооперациясен үстерү системасын булдыру» федераль проекты буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Проект 4 чараны үз эченә ала: КФХларга яисә «Агростартап» проектларына (2 төр) грант ярдәме, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын (СПоКларны) үстерүгә субсидияләр бирү, авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә компетенцияләр үзәгенең эшчәнлеген тәэмин итүгә һәм нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүгә, фермерларга ярдәм итүгә субсидияләр бирү.
Киңәшмә кысаларында федераль проектын чараларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан акчалар бүлү һәм бирү кагыйдәләрен эшләү мәсьәләләрен, РФ субъектлары тарафыннан әлеге акчаларны алу шартларын, шулай ук бюджет акчаларын бүлү проектына карата РФ субъектларының тәкъдимнәрен һәм максатчан күрсәткечләрнең нәтиҗәлелеген исәпләү мәсьәләләрен карадылар.
Федераль проект буенча кече хуҗалыклардан алына торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәрен арттыру, өстәмә эш урыннары булдыру, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына күбрәк кешеләр җәлеп итү планлаштырыла.