Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында шикәр чөгендерен җыюда катнашучы механизаторларны бүләкләделәр. Акчлата премияләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Белем көненә багышланган тантанада катнашты.
2018 елны 29 августыннан 1 сентябренә кадәр Киров өлкәсендә һөнәри осталыкка ике бөтенроссия конкурсы узды. Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторлар 15 нче мәртәбә ярыштылар инде. Ә зоотехник-селекционерлар арасында ярыш беренче мәртәбә үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университетында һәм Казан Кооператив институтында Белем көне уңаеннан тантаналы бәйрәмдә катнашты.
Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.
Зәй муниципаль районы игенчеләре бүген 35 мең га мәйданда бөртекле культураларны җыюны уңышлы төгәлләделәр. Бу хакта район башлыгы Рәзиф Кәримовның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка җибәргә телеграммасында хәбәр ителде.
Түбән Кама муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мөнир Миңнуллин туфракны нульдән эшкәртү сөрүлекләрен арттыру планнары турында сөйләде.
Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты ярдмендә 2013 елдан башлап Эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман» еллык ачык республика телевизион фестивале уздырыла.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев агрохимик тармакның эре предприятиеләре: «ФосАгро», «УРАЛХИМ», «ЕвроХим», «Акрон» җитәкчелеге белән киңәшмә уздырды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар кактнашты.