Бүгенгше көнгә Зәй шикәр заводы эшкәртүгә 1000370 тонна шикәр чөгендере кабул итте, шул исәптән Зәй районы агрофирмаларыннан – 350 мең тоннага якын. 2018 елда “Зәй шикәре” заводында 1100 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртүне һәм 154 мең тоннадан артык шикшр комы, 46 мең тонна грануллы чөгендер түбе (жом), 36 мең тонна патока-меласса әзерләүне планлаштырды.
Татлы тамыр ташуда ике йөздән артык машина эшли. Алар һәркөнне кагат кырларына 6 мең тоннадан артык чимал китерәләр. Хәзерге вакытка 648 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 100 мең тонна - шикәр комы, 19,7 мең тонна - меласса, 29 мең тонна грануллы чөгендер түбе (жом) әзерләнгән.
Быел «Зәй шикәре» ААҖ үз мәйданында актив вентиляцияләү җайланмасы урнаштырды, казаннарның автоматикасын һәм гомумказан җайланмаларын, чөгендер түбе (жом) прессын алыштырды.
Завод үз эшен 1966 елда эшли башлый һәм тәүлеккә 1,5 мең тонна чөгендер эшкәртү планлаштырылган иде. Бүген ул Россиядә иң көчле җитештерү мәйданчыкларының берсе: предприятиенең җитештерү куәте тәүлеккә 8 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртерлек, эәзерләү куәте 1200 тоннадан артып китә. Бу күрсәткечләр буенча предприятие Россия Федерациясенең иң яхшы заводлары бишлегенә керә.