«Яңа Гасыр Трибунасы – Депутат Трибунасы» тапшыруында бакчачылык һәм яшелчәчелек эшчәнлеге алып бару турындагы яңа закон үзенчәлекләре буенча фикер алыштылар

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

 «Яңа  Гасыр» телерадиокомпаниясендә   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты  ярдәмендә   «Яңа  Гасыр  Трибунасы – Депутат  Трибунасы» тапшыруы узды.   Анда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты    Таһир Һадиев,     Татарстан  Бакчачылар  берлеге  рәисе    Владимир Дейнекин,  Росреестрның  Татарстан  Республикасы  идарәсе,  Казан  шәһәре  Башкарма  комитеты  вәкилләре,  бакчачылар  берлекләре  рәисләре  һәм  башкалар  катнашты.     

Тапшыру  барышында  2019  елның  1  гыйнварыннан  гамәлгә  керә  торган    гражданнар  тарафыннан  үз  ихтыяҗлары  өчен  бакчачылык  һәм  яшелчәчелек  эшчәнлеге  алып  бару  турында  217-ФЗ  номерлы  Федераль  закон  турында  фикер  алыштылар. 

Әлеге  яңа  законның   төп  максатлары   - үзләштерелә  торган  җир  кишәрлекләрен  кирәкле   коммуналь  һәм  юл   инфраструктурасы  белән  тәэмин  итү,  территорияләрне  төзекләндерү  һәм  саклау,  янгын  куркынычсызлыгын  тәэмин  итү,  шулай  ук  бакчачылык  ширкәтләренең  җирле  үзидарә  органнары  белән  хезмәттәшлек  итүен  тәэмин итү,  болар  барысы  да  төзелә  торган  бакчачылык  ширкәтләре  өчен  бик  мөһим.   

Закон проекты  бакчачылык  ширкәтләре  үтәргә  тиешле  гомуми  кагыйдәләрне  билгели,   әмма  бу  кагыйдәләрне  үтәргә  ярдәм  итәрлек    рычаглар  күрсәтелми.  

Яңа  закон  нигезендә   дача  хуҗалыгы   эшчәнлек  төре  буларак  бетерелә,   ә  бакчачылык  һәм яшелчәчелек  эшчәнлеген  алып  бару  өчен  түбәндәге ике  оештыру-хокукый  рәвеш  кулланылачак:    коммерциягә  карамаган  бакчачылык  ширкәте  (СНТ)  һәм  коммерциягә  карамаган  яшелчәчелек ширкәте (ОНТ).

Закон  бакча  кишәрлекләрендә   йорт  төзергә  рөхсәт  итә,  ә   яшелчәчелек   кишәрлекләрендә   вакытлыча  корылмалар  төзергә  рөхсәт  ителә,   әмма  бакча  кишәрлекләренең  мәйданы  билгеләнмәгән.  

Тапшыру эфирга   «Яңа  Гасыр» телеканалында   28  ноябрьдә    чыгачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International