2018 елның 19 ноябрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә Евразия икътисадый берлеге АПК Советының беренче утырышын узды. Чарада Евразия икътисадый берлегендә торучы илләрнең аграр ведомство башлыклары катнашты.
Утырышны ачып, Дмитрий Патрушев, Советның төп бурычы Берлек агросәнәгать комплексының һәм аграр базарның стратегияләре, юнәлешләре һәм перспективалары буенча тәкъдимнәр әзерләүдән гыйбарәт, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, аның эшчәнлеге Евразия икътисадый берлегендә торучы илләрнең шушы өлкәдә берләшүен арттыруга, аграр мәсьәләләр буенча вәкаләтле органнарның үзара хезмәттәшлеген җайга салуга юнәлдерелә.
Утырыш кысаларында яклар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә һәм эшкәртүгә дәүләт ярдәме, гомуми аграр базар эшчәнлеген җайга салу, продукция җитештерүдә һәм аның әйләнешендә бердәм таләпләр булдыру, шулай ук АПКга фәнни һәм инновацион технологияләр кертү мәсьәләләре буенча уртак фикерләшү турында килештеләр.
Утырышта тагын мөһим темаларның берсе - авыл хуҗалыгына цифрлы технологияләр кертү мәсьәләсе каралды. Бүген Евразия икътисадый берлеге илләре бодай экспортлау буенча дөньяда беренче урынны биләп торалар, көнбагыш мае, балык, балык оны, арпа белән тәэмин итү буенча лидерлар өчлегенә керәләр, шикәр, ит һәм май әйберләрен экспортлау мөмкинлекләрен дә арттыралар. Әмма бүгенге үсеш темпларын саклап калу гына җитми, аларны тизләтү һәм гамәлдәге процедураларны һәм идарә модельләрен трансформацияләү мөһим, бу, беренче чиратта, дәүләт һәм дәүләттән тыш дәрәҗәләрдә цифрлы үзгәртеп корулар аша эшләнергә тиеш.
Бу мәсьәләне хәл итү өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Евразия икътисадый берлеге кысаларында АПК продукциясен җитештерү һәм сату процессларының цифрлы платформасын булдыру инициативасын тәкъдим итте.
Совет утырышы йомгаклары буенча аграр ведомство башлыклары, билгеләнгән юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерүгә, җитештерү күләмнәрен һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итәчәк һәм Берлек илләре арасында үзара сәүдә мөнәсәбәтләренә уңай тәэсир итәчәк, дип билгеләп үттеләр.