Татарстанда авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда   2018 елның   26 ноябреннән   6 декабренә  кадәр  зона семинар-киңәшмәләре  узачак. Семинарлар Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык төлек  министры   Марат  Әхмәтов,   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының   Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате  комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК,  җир мөнәсәбәтләре  һәм   кулланучылар базары идарәсе  башлыгы урынбасары  Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре   Советы рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин,  муниципаль  районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.

Семинар-киңәшмәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә  ярдәм итү, шәхси  ярдәмче  хуҗалыкларда сыерлар санын саклап  калу буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Иң яхшы авыл  җирлекләре, гаилә  фермалары һәм шәхси хуҗалыклар бүләкләргә ия булачаклар.

26 ноябрьдә мондый чара Татарстан  Республикасы Лаеш муниципаль  районында Лаеш шәһәренең  Мәдәният  Йортында узачак. Анда  Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба  һәм Теләче  муниципаль  районнары  катнаша.

29 ноябрьдә  семинар  Кайбыч муниципаль  районында   Кайбыч авылы Мәдәният  Йортында узачак. Катнашуга  Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск,  Кайбыч, Кама Тамагы  һәм  Тәтеш  муниципаль  районнары  чакырыла.

4 декабрьдә  әлеге чара  Спас муниципаль районында  Болгар шәһәренең  Мәдәният  Йортында  узачак,  анда  Аксубай, Алексеевск, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат,  Спас, Чирмешән һәм Чистай  муниципаль районары  катнаша. 

6  декабрьдә  әлеге чара    Сарман   муниципаль  районында   Сарман авылы  Мәдәният  Йортында  узачак,  анда  Әгерҗе,   Азнакай, Актаныш,  Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Мензелинский, Мөслим, Сарман, Тукай, Ютазы  муниципаль районнары  катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International