2018 елның 20 -22 ноябрендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре өчен укулар узды
Укырга килүчеләр алдында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Садыйков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Татьяна Елесина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер – техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка техниканың техник торышына күзәтчелнек идарәсе башлыгы Рафикъ Зыятдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров һәм башкалар кактнашты.
Уку барышында АПКны фәнни тәэмин итү, бүгенге шартларда аграр тармакның нәтиҗәлелеген арттыру, игенчелектә һәм үсемлекчелектә үсеш нокталары, инновацион технологияләр,заманча ветеринария чараларын оештыру, АПКны техник җиһазлау, кече хуҗалыкларны үстерү, органик продукция җитештерү кебек мәсьәләләрне карадылар.