Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Тәтеш  муниципаль районында  авыл  эшкуарлыгын  үстерү  проблемалары  буенча    стратегик   сессия узды.  Чарада    Татарстанның җиде  районыннан   башкарма  комитетлар   җитәкчеләре  урынбасарлары,  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  белгечләре  һәм  эшкуарлар  катнашты.  

Катнашучылар  Татарстанда   Авыл  хуҗалыгы  кооперациясен үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  белән  хезмәттәшлек  итү, хуҗалык  эшчәнлеге субъектлары  белән  мәгълүмат  алмашуның   заманча технологияләре  һәм  дәүләт  ярдәменең  яңа  төрләре турындагы  мәсьәләләрне карадылар.     

Татарстанда  Авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  бу  елның    октябрендә  төзелгән  иде.  Аның  максатлары – авыл  хуҗалыгы  кооперативларының  һәм  кече  хуҗалыкларның   инфраструктурасын  булдыру  һәм  үсерү.    Татарстан  Республикасында  Авыл  хуҗалыгы  кооперациясен үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  җитәкчесе    Илнур Хәбибуллин, оешма  республикада   төзелә  торган  кооперативлар  өчен  таяну  ноктасы  булачак,  дип,  билгеләп  үтте.

Башкортостанның Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге директоры урынбасары, «Тере авыл» («Живое село») проекты  авторы Ренат Мамаев кулланучылар кооперациясенә мисаллар китерде, бу юнәлештә  гыйлемле идарәчеләр  әзерләргә һәм ресурсларга анализ ясарга кирәклеген билгеләп үтте.  

Очрашу барышында спикерлар шулай ук товарларның сыйфаты, брендлар һәм товарлар сатуда нәтиҗәле ысуллар турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International