«Агрокөч» Househam компаниясе белән күпэтаплы хезмәттәшлек турында килешү төзүне планлаштыра. Бу хакта сөйләшүләр Россия-Британия бизнес-форумы кысаларында узачак. Беренче этапта «Агрокөч» холдингы предприятиеләрендә сынау өчен ике сиптергеч кайтару планлаштырыла. Мондый техникага ия булу кырларны эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм нәтиҗәдә уңышның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк.
Хезмәттәшлекнең беренче этабын үтәү йомгаклары буенча Чаллыда Househam компаниясе техникасына хезмәт күрсәтү буенча рәсми вәкиллек төзү күздә тотыла. Технологик юнәлеш Европа коллегалары белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм тәҗрибә алмашуга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта бу Househam компаниясе өчен дә турыдан-туры Россия базарына чыгарга мөмкинлек бирә.
Светлана Барсукова, «Агрокөч» АҖенең генераль директоры: «Проектны уңышлы гамәлгә ашырган очракта, без шундый махсуслаштырылган техниканы җыю буенча үзебездә җитештерү мәйданчыгын булдыруны планлаштырабыз. Киләчәктә мондый җыю предприятиесен булдыру территориянең социаль-икътисадый куәтен арттырачак һәм кайбер ташламаларга юл ачачак. Эксперт бәяләүләре буенча бүгенге көнгә базарда чит ил сиптергечләренең өлеше 55%ка якын. Чит илләрдән кайтарыла торган авыл хуҗалыгы техникасының бәясе арта барганга күрә һәм, илнең импортны алмаштыруга юнәлеш алуын исәпкә алып, Househam компаниясе белән берлектә бу проектны гамәлгә ашыру Холдинг предприятиеләренә генә файда китереп калмыйча, Татарстан Республикасында, шулай ук якын төбәкләрдә үсемлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга да уңай тәэсир итәчәк».
Белешмә:
«Агрокөч» - Идел буе округында әйдәп баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе. Ул вертикаль-интеграцияләнгән холдинг һәм бөртекле культуралар үстерүче, кош ите, шикәр, сөт продуктлары җитештерүче предприятиеләрне үз эченә ала. «Агрокөч» АҖ составына керүче предприятиеләр Татарстан АПКсын үстерүнең мөһим элементлары булып санала. «Чаллы-Бройлер» Татарстан Республикасында кош ите базарының 65%ын алып тора, «Зәй шикәре» - шикәр базарының 51%ын. Орлык заводы Татарстан Республикасы агрофирмалары өчен орлык әзерли, катнаш азык заводы ит һәм сөт җитештерүчеләрне катнаш азык белән тәэмин итә.