Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында 2018 елгы урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләделәр. Игенчеләр бәйрәмендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат Гайзатуллин, шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Рәнис Камартдинов катнаштылар.
2018 елның 7 декабренә Зәй муниципаль районы агрофирмалары кырдан заводка шикәр чөгендерен ташуны төгәлләделәр. Шикәр заводы 1,1 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере кабул иткән, шуның 364 мең тоннасы Зәй районы агрофирмаларыннан.
8 декабрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Геннадий Семенов элеккеге машина-трактор паркында гаилә фермасы ачкан. Семеновлар, авылның башка кешеләре кебек үк, һәрвакыт күп итеп терлек асрыйлар. Ә 2014 елда йорт хуҗасы крестьян - фермер хуҗалыгы төзергә уйлый. Бу хакта районның «Вперед» газетасында хәбәр итәләр.
4 декабрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры, Министрлыкның селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча эксперт комиссиясе рәисе Харон Амерханов терлекчелектә яңа селекция казанышларын куллана башлау мәсьәләләре буенча утырыш үткәрде.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Йолдыз Кормашов ис. орлык заводында орлыкчылык мәсьәләләренә бангышланган семинар-киңәшмә узды.
5 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сарман районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Зона киңәшмәсендә республиканың 14 районыннан җыелган аграр сектор вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм җитәкчеләре кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләрен карадылар. Шәхси хуҗалыклар җитәкчеләре белән шул рәвешле очрашу быел Лаеш, Кайбыч һәм Спас районнарында да узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елгы кыр эшләрен кредитлау һәм әйләнештәге ресурсларны җәлеп итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов алып барды.
Буа шикәр заводында бу сезонда узган елга караганда 8 мең тонна артык шикәр җитештергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Буа шикәре» ҖЧҖеннән хәбәр иткәннәр.