«Зәй шикәре» заводы дөньякүләм азык-төлек сәнәгатендә беренче булып «Toyota Engineering Corporation» «көмеш» дәрәҗәсен алды. Предприятиенең дөньякүләм чагыштырма анализы буенча аудитны гомуми җитештерү системасы принциплары нигезендә “ToyotaEngineering Corporation» компаниясе директоры Тосихиро Ямада үткәрде. «Зәй шикәре» ААҖ «TEC» Россиядә системасы буенча көмеш дәрәҗәсенә күтәрелгән икенче компания, Татарстан Республикасында - беренче һәм дөньякүләм азык-төлек сәнәгатендә беренче булды. Аудит йомгаклары буенча предприятиенең күрсәткече 3,89 балл булды, бу дөньякүләм корпорацияләр дәрәҗәсенә туры килә.
14 декабрьдә «Сыйфат проблемалары академиясе» МООның 25 нче юбилей конференциясе кысаларында Мәскәүдә «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы конкурсында җиңүчеләргә югары бүләкләр тапшыру тантанасы узды.
«Элита» ДНП» АҖ базасында «Бүгенге шартларда терлекчелекне алып баруда үгезләрнең җенесләр буенча аерылган (сексированный) орлыкларын куллану” темасы буенча эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары өчен укулар оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Элита» ДНП” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларының эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында авылларның һәм авыл җирлекләренең территорияләрен планлаштыру документларын эшләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Әгерҗе муниципаль районының Биктау авылында Гөлшат һәм Радик Мөхтиевлар - яшь гаиләләрнең берсе. Бүген алар үз хуҗалыкларын булдырып, аякларында нык торалар.
Германиядә стажировка узу 2016 һәм 2017 елларда «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр өчен оештырылды.
Әлмәт муниципаль районында «Агросыйныф» республика һөнәри- ориентация проектының презентациясе узды. Проект мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Бүген Тукай муниципаль районында “Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары” темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Июль азагында Министрлык тарафыннан «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсы игълан ителгән иде. Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру максатларында, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасыннан нәтиҗәле файдалану максатларында уздырылды.
Әлки муниципаль районының Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, фермерлар хуҗалыклары башлыклары, шулай ук районның АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре кактнашты.