Белеме буенча – икътисадчы, күңеле белән – терлекче

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә зур  игътибар  бирә.  Бүген  һәр  районда  үз эшен ачып,  аны  уңышлы  үстерүче  кешеләр  бар.    Шундый  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренең  берсе - Бөгелмә  муниципаль районының    Вязовка авылында  оешкан,  әлеге крестьян - фермер хуҗалыгының  башлыгы   -  Гөлназ Нуждина.

Ул  белеме  буенча – икътисадчы,  әмма  авыл  хуҗалыгын ул  төптән белә.  Аның  әтисе  озак  еллар «Азык-төлек корпорациясе»нең Бөгелмә  филиалын    (хәзерге  «Наратлы» ҖЧҖ) җитәкли һәм үзенең терлекчелек  өлкәсендәге эш тәҗрибәсен  кызына  тапшыра.  

«Авыл бизнесы  белән шөгыльләнергә  моннан ике  ел элек  хәл иттем.    Өлешчә  дәүләт субсидиясе белән  95 баш  нәселле  таналар  сатып  алдык.    Аларны    Удмуртиянең  өч  хуҗалыгыннан  кайтардылар.  Башта  кыенрак булды, әлбәттә, чөнки   бу  өлкәдә зур  тәҗрибәм  юк  иде.  Әмма белгечләр ярдәме  һәм киңәше  белән   терлекчелек  тармагы өчен  кирәкле  белем тупладым, хәзер  инде  үземне  иркен тотам.  Бүгенгә  73  сыер бозаулады  инде, - дип сөйли   Гөлназ Нуждина, - бозаулар  җылы  биналарда  тора,  аларны  тәҗрибәле  терлекчеләр карый.  Сыерларны  көнгә  өч тапкыр  савабыз,  һәр сыердан  көнлек  уртача  савым    18-19 литр  тәшкил  итә.  бу  сыерлар 25 килограммга  кадәр  сөт  бирә алалар.   4,2%лы  югары  сортлы  аертылмаган  сөтне  кулай  бәяләрдән  Азнакайның  эшкәртү  предприятиеләренә тапшырабыз.    Сөт җитештерү  – мәшәкатьле  эш, әмма  эре  мөгезле  терлекләрне  карап  тотканда -  ул  табышлы  эш.   Бу  - терлекчеләргә хезмәт хакы  түләү өчен, крестьян - фермер хуҗалыгының  матди-техник базасын   үстерү һәм башка чыгымнар  өчен  көндәлек  тере  акчалар».

  КФХның  кырларны  эшкәртү  һәм азык  әзерләү  өчен  зур булмаган     машина-трактор  паркы  бар: ике  МТЗ-82 тракторы, ДТ-75 үзйөрешле агрегат, куәтле К-701, чапкычлар, пресслау-җыю  агрегаты һәм башка    техника. Хуҗалык  карамагында    200 гектар уңдырышлы  җир  бар, күпьеллык  үләннәр  һәм терлекләр азыгына  авыл  хуҗалыгы   культуралары  үстерү  өчен  тагын    500-600 гектар  җир  кирәк.    Гөлназ әйтүенчә,   болар -     хәл итәрлек бурычлар, иң мөһиме – бер  урында  таптанмаска, вакыт белән  бергә  барырга кирәк,  шул  чакта    нәтиҗә дә уңай  була.  

Бүген  хуҗалыкта   берничә  терлекче  эшли.   Сыер савучылардан  тыш,  терлекчеләр, ветеринария  табибы, бозау  караучылар  эшли.   Алар  барысы  да  -  бай  тәҗрибәле профессионаллар,  үз эшенең  осталары.  Кайберләренең  югары  белеме  дә бар,  мәсәлән, яшь  белгеч - Ольга Артемьева. Ул  Самара  дәүләт авыл  хуҗалыгы академиясен тәмамлаган,  фермада  төрле  юнәлешләрдә  эшли    – терлекләрне  исәпкә  алып  бара,    осеменаторга һәм ветеринария  табибына булыша.  Машина  белән сыер сау  операторы  Татьяна Зуйкова  терлекчелектә 20  елга  якын  инде. «Фермада  эшләү өчен  шундый  яхшы  шартларны  минем күргәнем дә юк  иде.  Ял итү һәм ашау  өчен аерым бүлмә,  һәрвакыт  кайнар  су  бар.  Атна  графигы  ял һәм бәйрәм  көннәрендә  ял  итү  мөмкинлеген  исәпкә  алып  эшләнгән», - дип, үз фикерләре  белән бүлеште  Татьяна Зуйкова.

 КФХ башлыгы  ирешелгәннәрдә тукталып  калырга  җыенмый һәм якын  арада  савым сыерларын    250 башка кадәр арттыруны  планлаштыра.    Гөлназ быел   «Гаилә фермасы»  программасы  буенча  грантка   документлар  әзерли, уңыш  “елмайса”,    тагын  100 нәселле  тана  сатып  алырга  уйлый.  Үз продукциясен сәүдә  базарында  даими  урнаштыру  өчен  ит юнәлешендә    герефорд яисә  симменталь токымыннан 150 баш  эре  мөгезле  терлек  сатып  алуны  планлаштыра. 

«Әгәр эшләр алга  үрмәләсә, киләчәктә ит-сөт  продукциясен эшкәртү буенча  зур булмаган  завод һәм терлек  сую   цехы  да  төзербез,  бәлки, бу  бит  җирле  халык  өчен  тагын  өстәмә  эш урыннары  да  әле», - дип  сөйли  Гөлназ Нуждина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International