Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру программасын эшли

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

5 мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасының  җирләренең  уңдырышлылгын  арттыру  мәсьәләләре  буенча  эш киңәшмәсе  узды.    Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  җир  һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре  бүлеге  башлыгы   Александр Дружин, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары Фәргать  Зиннәтов,   «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан  Республикасы филиалы  җитәкчесе      Вәгыйз Минһаҗев,   «Госсортокомиссия” ФДБУенең Татарстан  Республикасы филиалы  башлыгы     Виталий Новичков,   «Татмелиоводхоз идарәсе» ФДБУ директорының беренче  урынбасары Азат Рамазанов, ,   «Татмелиоводхоз идарәсе» ФДБУ директорының максатчан программаларны  гамәлгә ашыру  буенча    урынбасары    Раил  Кәримуллин,  «Казан ДАУ»  югары  белем  бирү  ФДБМУенең фәнни һәм халыкара  эшчәнлек  буенча  проректоры    Рөстәм Низамов, «Казан ДАУ»  югары  белем  бирү  ФДБМУенең агрономия  факультеты     Игорь Сержанов, «Земля» РКЦ” АҖ техник   директоры   Георгий Яшков, «Земля» РКЦ” АҖ әйдәүче  белгече  Раил Шәкуров,   «Татарский» ҮАС (ЦАС) ФДБУ директоры   Әнәс Локманов, ТатНИИАХП – Россия  фәннәр академиясе  Казан  фәнни үзәгенең   аерымланган структур  бүлекчәсе  җитәкчесе    Әхтәм Яппаров. 

Киңәшмә  барышында  Татарстан  Республикасының җир  һәм туфрак ресурслары торышы турындагы  мәсьәлә, игенчелекне  биологияләштерү  системасы нигезендә  туфрак уңдырышлылыгын  саклап  калуның  һәм арттыруның  төп  юнәлешләре каралды.    Татарстан  Республикасы туфрагының  уңдырышлылыгын  арттыру  буенча  чаралар  планы  эшләнде. 

Очрашу  йомгаклары  буенча  «2019-2024 елларга  Татарстан  Республикасының  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләренең  уңдырышлылыгын  арттыру» программасын  эшләү турында  карар кабул  ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International