Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы минераль ашламалар сатып алуга субсидия алу өчен бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 30 кг минераль ашлама туплау турында документлар тапшырырга кирәклеген искәртә. Бу ярдәм бары тик 30 мартка кадәр генә саклана.
Андый авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 1,5 млрд сум күләмендә яисә гектарга 500 сумнан артыграк күләмдә бирелә торган акчалар - максатчан акчалар була. Аларны бары тик ашламалар сатып алу өчен генә тотарга мөмкин булачак. Ашлама төрләрен һәм аларны кемнән алуны авыл хуҗалыгы оешмалары үзләре сайлый.
Агымдагы елда бер гектарга 70 кг-нан артык ашлама кертү бурычы куела. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнар активрак булырга тиеш.
Гомумән, республикада 6 мартка 87 мең мең тоннадан артык, ягъни бер гектарга 30,5 кг чамасы ашлама тупланган, бер атнадагы үсеш - 1,8%.
Соңгы белешмәләр буенча, бүгенгә алдынгылар өчлегендә: Зәй районы, аның хуҗалыклары бер гектарга 67,2 кг ашлама туплаган (фаразга карата - 96 %), Тәтеш районы - гектарга 64,3 кг (91,9%) һәм Саба районы - гектарга 56,2 (80,3%) һәм Сарман районы - гектарга 56,1 кг (80,2%). Шулай ук Әтнә, Тукай, Балтач, Кукмара, Буа, Мөслим районнарында да күрсәткечләр начар түгел. Калган районнарга бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк. Аеруча иң түбән күрсәткечләр булган Әгерҗе, Чирмешән һәм Кама Тамагы районнарына тырышырга кирәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның төп нигезен тәшкил итүен искәртә. Ашламалар уңышны арттырып кына калмыйча, аның сыйфатын да яхшырта: үсемлекләрдә шикәр, майлар һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр дә арта. Шуңа күрә минераль ашламалар җитәрлек күләмдә тупланмаган районнарда моңа игътибарны арттырырга кирәк.
2019 елга минераль ашламалар туплау турындагы тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.