Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында чаңгы ярышларында призлы урынны яуладылар

2019 елның 9 марты, шимбә

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы командасы дәүләт хезмәткәрләре  Спартакиадасында  чаңгы  ярышларында  призлы  3 нче  урынны  алды.  

Ярышта  катнашучыларга  җиңү җиңел  бирелмәде, әлбәттә. Бу  ярышларга  ике  ай  әзерләнделәр. Өстәвенә, шул  көнне  яңгырга  күчкән юеш кар да  чаңгы  юлында  кыенлыклар  тудырды.   Әмма  егетләр, кызлар моңа  бирешмәделәр,  нәтиҗәдә,  лаеклы  3  нче  урын  аларныкы булды.   

Ярышларда  Министрлык  командасы  составында   Венера Беляева, Гөлия Хәсәнова, Рәдис Хәйбуллин, Ренат Ибраһимов, Расыйл Гыйләҗев һәм  Флүдә Әкрәмова катнаштылар.  Барлык  хезмәткәрләрне -  команда  запасында  булучыларны да,  ярышларда  чабучыларны  да  чын  күңелдән  Җиңү белән котлыйбыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International