Бүген үзенең көндәлек хезмәте белән абруй һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының төп герое - “ТАССРның иң яхшы сыер савучысы” исеменә лаек булган Кузьмина Екатерина Антоновна.
Ул 1927 елның 17 ноябрендә Биектау районының Пановка авылында туган. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, яшүсмер килеш үк «Победа» колхозында сыер савучы булып эшли башлый, аннан соң бригадиром һәм хуҗалык мөдире булып эшли. Сугыш елларының бөтен авырлыгын иңнәрендә татып үсә ул, аңа көн-төн диярлек зурлар кебек бер дәрәҗәдә эшләргә туры килә.
Сугыштан соң кияүгә чыга, ике кызлары туа. Көтмәгәндә гаиләгә бәла килә - ире һәлак була. Балаларны һәм картайган әнисен карау тагын аның җилкәсенә төшә. Ул чакта инде ул “Бөреле” совхозында эшли тлорган була. Әмма тирә-юньдәге кешеләр аны берүзен кайгы эчендә калдырмыйлар. Сыекр савучылар үзләренең дус-тату коллективына чакыралар. Екатерина Антоновна моңа ризалаша.
Әлбәттә, эш җиңел генә бармый - башта бөтен эш кулдан башкарыла. Әмма болар аны куркытмый. Озак та үтми тырыш сыер савучы турында совхозда телгә ала башлыйлар. Ул беренчеләрдән булып социалистик ярышка чыга һәм һәр сыердан елга 4000 кг сөт савуга ирешә. Шуның белән ул “Татарстан АССРның иң яхшы сыер савучысы” исеменә лаек була.
1964 елда Екатерина Антоновна яңа уңышларга ирешә, 4500 килограммга җиткерә, 1965 елда 4635 кг сөт савыла. Шул ук вакытта башка сыер савучыларга караганда күбрәк сыерлар карый, яшьләр өчен остаз булырга да өлгерә.
1966 елның 22 мартында терлекчелекгне үстерүдәге, ит, сөт һәм башка продукция әзерләү күләмен арттырудагы уңышлары өчен Екатерина Кузьмина СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” медале бирелә.
Кузьмина берничә мәртәбә авыл һәм район Советы депутаты булып сайлана, партия өлкә комитеты әгъзасына кандидат, КПССның Биектау район комитеты әгъзасы була. 1985 елга кадәр совхозда эшләп, лаеклы ялга чыга.
2007 елда Екатерина Антоновна Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Екатерина Кузьмина хезмәт сөючәнлеге, тормышны яратуы, югары кешелек сыйфатларына ия булуы, яктылыкка, яхшыга омтылуы белән һәрвакыт аерылып торган. Аның турындагы матур хәтирәләр күпләр күңелендә озак сакланыр әле.