Балачактан атларга карата сеңгән мәхәббәт үз фермамны ачуга этәрде

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, авылда  яшәп, үз хыялларын  тормышка ашырып, яраткан  эшләре  белән шөгыльләнүче, аякларында  нык  торып,  киләчәккә  ышыаныч  белән караучы     яшь фермерларга аеруча  зур  игътибар  бирә.    Без  һәр атнада  шундый  кешеләр турында  язабыз. Халыкара хатын-кызлар  көне  алдыннан    шундыйларның  берсе  - яшь һәм күркәм  ханым  - Питрәч районының Олы  Бутырка авылыннан  крестьян - фермер хуҗалыгы башлыгы, үз гаиләсе  белән  бергә зур  булмаган  терлекчелек  фермасы  ачкан    Фрида Семенова  турында  сөйлисебез  килә. 

 «Атлар белән  профессиональ  рәвештә  шөгыльләнергә  дип  моннан  ике  еллап  элек  тотындык.  Башта  Званка ат заводыннан  30 баш  йөк атлары  алдык.   Бу  атлар  артык  игътибар таләп  итмиләр һәм җирле  климатта  үзләрен  яхшы  хис  итәләр.  Атлар  кышын урамда  да  тора  алалар,  аларга  бары тик   кардан,  җилдән ышыклау, яхшы  азык һәм җылы  су кирәк.   Алар  шактый  чыдам,  күндәм,  шуңа  күрә  дә  авылларда  алар  зур  ярдәмче  булалар.  Ике  ел да  булыр-булмас  кечкенә  табун  икеләтә  артты, бүгенге  көндә  63 баш  ат бар.      Безнең  хуҗалыкта  атлар  гел  була   иде.    Мин үзем  Чүпрәле  районыннан, авылда  үстем.  Без  һәрвакыт  хайваннар  тота  идек, атлар  да  бар  иде.   Иремнең  дә шулай  ук,  атларга  мәхәббәт балачактан  сеңгән.   Без  атка атланып  та  йөрибез», дип  сөйли    Фрида Семенова.

Атлар  карауда  яллауга  алынган  берничә  хезмәткәр булыша,    бу  яраткан  эшләре  белән  Семеновларның  үзләренең  дә  бөтен  гаиләсе  шөгыльләнә.     Фермада ире дә, ике  уллары  да  эшли.  

Шуны  әйтергә кирәк,  атчылык  - хуҗалык шөгыльләнә  торган  бердәнбер  юнәлеш  түгел.  2017 елда    Фрида Семенова  КФХсы  “Яңа  эш башлаучы фермер” программасы  буенча эре  мөгезле  терлекләр симертү  өчен 50 башка исәпләнгән ферма төзүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантын  алды һәм аны  уңышлы  тормышка ашырды.     

Ферма тирәсендә табигать тә бик  матур,  кечкенә  булса да,  буа  да  бар.    Киләчәктә, бәлки, монда  атларда  йөрү өчен  маршрут та  эшләнер  әле.   Чөнки гаилә  агротуризмны  үстерү   нияте  белән яши.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International