Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2019 елның 8 марты, җомга

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Сезгә – бөек Ана исемен йөртүчеләргә, тормыш учагын саклаучыларга һәм гомумән сөйкемле хатын-кызларыбызга – бүген барлык ир-атлар исеменнән рәхмәт белдерәсем килә. Без сездәге матурлыкка, тыйнаклыкка, зирәклеккә, чыдамлыкка һәрвакыт сокланып карыйбыз һәм сезнең белән горурланабыз. Сездәге күркәм сыйфатлар без ирләргә көч өсти, эшкә дәрт-дәрман бирә, кыю эшләргә этәрә.

Бүген хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән барлык төр тармакларда эшлиләр. Авыл хуҗалыгында эшләү җиңел түгел һәм ул бар көчеңне кызганмыйча, көнне-төнгә ялгап эшләүне таләп итә торган хезмәт. Сез фермаларда, ашлык амбарларында, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси хуҗалыкларда армый-талмый эшлисез. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә без алга куелган бурычларны тормышка ашырабыз, агросәнәгать комплексы үсешенә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен арттыруга ирешәбез.

Сөйкемле хатын-кызлар!

Сезгә ихластан нык сәламәтлек, гаилә бәхете, һәрдаим уңышлар һәм якыннарыгызның, яраткан кешеләрегезнең җылысын, ихтирамын тоеп яшәвегезне телим! Булган бар теләк-хыялларыгыз тормышка ашсын, һәр туган көн сезнең өчен кояшлы, якты һәм матур булсын!

 

Министр                                                                                                           Марат Әхмәтов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International