Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле Указ имзалады. Система республика маркетинг үзәге эшчәнлеген, zakazrf.ru электрон сәүдә челтәреннән һәм tattis.ru электрон товар-мәгълүмат системасын кулланып, товар җитештерүчеләр арасында кооперация элемтәләрен анализлауны һәм исәпкә алып баруны күздә тота.
Системаны булдыру максаты – республика товар җитештерүчеләренең продукциясен икътисадый яктан үстерүне кызыксындыру һәм аны базарларга чыгару өчен шартлар тудыру.
Катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге регламентын һәм нәтиҗәлелекне бәяләү күрсәткечләрен кертеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты норматив база эшләргә һәм аны 60 көн эчендә бастырып чыгарырга тиеш. Шулай ук республика муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына Системаны булдыруда һәм аның эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим ителде.
Шуны әйтергә кирәк, 2018 елда Татарстанда 2025 елга кадәр экспортны үстерү стратегиясе кабул ителде, ул, иң элек, чимал булмаган продукцияне экспортлау күләмен арттырырга тиеш.