Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләрен бүләкләделәр. Биредә «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләр бүләкдәнде. Авыл хуҗалыгы тармагының югары уңышларга ирешкән 100 вәкиле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломнары һәм 100 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнделәр.
21 декабрьдә агросәнәгать комплексы өлкәсендә мәгълүмат сәясәтен үстерү һәм 2018 елга йомгаклар ясау мәсьәләләре буенча АПКның төбәк органнары матбугат секретарьлары белән Бөтенроссия киңәшмәсе узды, аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе Юрий Косован уздырды.
Буа муниципаль районында авыл халкының һәм кооперациянең эшлекле активлыгын кызыксындыруның системалы инструментларын чыгаруны килештерү буенча киңәшмә узды.
Авыл хуҗалыгы соңгы елларда Россия хакимиятләренең горурлыгына әверелде, тармак ышанычлы рәвештә үсә, авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау көннән-көн арта. Җиде ай элек авыл хуҗалыгы министры кәнәфиенә утырган Дмитрий Патрушев АПКның тагын да үсүенә шикләнми. Азык-төлек экспортлауны тагын ничек ике мәртәбә арттыру, авыл хуҗалыгы дипломатиясе һәм Америка фермерларының нинди зыян күрүләре турында ул РИА яңалыкларында сөйләде. Аның белән әңгәмәне Дмитрий Киселев һәм Антон Мещеряков алып бардылар.
Иртәгә, 22 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Бүген Алексеевск муниципаль районында “Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары” темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Татарстан Республикасында ттар токымлы атлар аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәлде. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлекчәсенең башкарма комитетында «Бакчачы йорты – гаилә терәге» төбәк сәяси проектының Иҗтимагый советы утырышы узды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлау буенча эшләр башкару мәсьәләләре турында видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә катнашты. Аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде. Чарада шулай ук «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге” ФДБУ директоры Әнәс Локманов, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе” ФДБУ директоры Мөстәкыйм Мәмәтов, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин катнашты.