Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча конкурс игълан итә

2019 елның 29 марты, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары  базасында  гаилә терлекчелек  фермаларын  үстерү» программасы  буенча    крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап  алу  өчен    конкурс  башлануы  турында  игълан итә.  

Заявкалар  һәм   документлар   2019 елның  29 мартыннан  29 апреленә  кадәр   түбәндәге  адрес буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре  тарафыннан  кабул  ителә:    Татарстан  Республикасы, Казан шәһәре,    Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб. Кабул  итү  эш көннәрендә    9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә  кадәр башкарыла. 

Грантлар бирү  тәртибе  һәм  документлар  формалары  турындагы  мәгълүмат белән  сылтама буенча  урнаштырылган.          

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International