Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2019 елның 30 марты, шимбә

Шимбә көнне  Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм шәһәрләрнең башкарма комитетлары  тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы   ярминкәләре  узды.   Продуктларны  һәм товарларны  республиканың    Арча,  Әтнә,    Актаныш, Балтач, Чүпрәле, Буа, Зеленодольск, Питрәч, Балык  Бистәсе һәм башка районнары  авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре җитештерүчеләре   китергән.     Сәүдә  мәйданчыкаларына авылларга  йөри  йөри торган  автолавкалар  да  килгән.  

Ярминкә  мәйданчыкларында  сәүдә  беренче  кояш  нурлары  белән  гөрләп  эшли  башлады,  иртәнге  алтыга  инде  бөтен  мәйданчыклар  сатып  алучылар  белән тулган  иде.   Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә   шәһәр халкы,  бюигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  бик  яратып  йөри.   Биредә  кулай  бәяләрдән  барлык  продукцияне  -  ит, сөт, балыку, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  сатып  алырга  мөмкин.     Шулай  ук  хәләр  продукция  дә  бар. 

Ярминкәләрне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары     Николай Титов, министр  урынбасарлары  һәм АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  йөреп  чыктылар.  Алар  китерелгән  продукциянең     ассортименты  һәм аларның  бәяләре  белән  таныштылар.  Барлык  продукция   ветеринария  хезмәте  тикшереүен узган. 

  Николай Титов Киров  районында      Батыршин ур,  20 адресы  буенча  оештырылган  ярминкәдә  булды.  Андагы  ярминкәнең  бик  тырышып,  чын  күңелдән  оештырылган булуы күренә  биредә.    Продукциянең    ассортиментка бай  булуы  да  сөендерә.   Карлы  яңгырдан  туңган  сатып  алучыларны  кайнар гөлҗимеш чәе  һәм камыр  ризыклары  белән бушлай  сыйладылар.    

Сатып  алучыларның  күбесе  букчаларын  тутырып,  ярминкәне  оештыручыларга  рәхмәт әйтеп  киттеләр.   Фермерлар да  үз продукциясен  сату  мөмкинлеге  чыгуга  сөенгәннәр  иде.    «Үз эшең  өчен җылы   рәхмәт   сүзләре  ишетү җанга  рәхәтлек бирә,  әлбәттә», - дип  сөйлиләр  оештыручылар.  Алар  рәхмәткә  лаек,  чөнки  төнге  сәгать   икедән  үк  инде  алар  сәүдә мәйданында фермерларны  каршы алалар, палаткалар коралар,  бәяләрне  эләләр һәм башка бик  күп эшләрне  алар  сатып  алучылар  килгәнче  эшләп  бетерергә  тырышалар.  

Мәсәлән, фермерларның  берсе  яңа  суйган терлек  ите  алып  килгән,   һәм көтмәгәндә  аның  үлчәве ватыла.    Министрлык  хезмәткәрләре  бу  мәсьәләне бик  оператив  хәл итәләр, фермер исә,  шатланып,  сатуын   дәвам  итә.  бу  кечкенә генә  бер  мисал, ә чынлыкта  мондый  мәсьәләләр гел  булып тора,  ярминкәләр  оештыру  бик  мәшәкатьле эш.  Әмма,  мондый  социаль  әһәмиятле  чараларны  оештыру  эше  дәвамлы  булачак.    

Алдагы  шимбә  көнне  дә  авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә сатып  алучыларны көтәбез!  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International