Зеленодольск районы мәктәбендә “Мин авылны сайлыйм” проекты кысаларында конкурс узды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Зеленодольск  районында  Кургуза төп  гомуми  белем  бирү  мәктәбе  базасында  узган  атнада «Мин авылны  сайлыйм» IX республика  конкурсы  кысаларында   укучыларның   фәнни-тикшеренү, проект-иҗат  эшләренең  йомгаклау  этабы  узды.  

Чара  биредә  сигезенче  ел  инде  уза  һәм ул   балаларга  туган  якка,  туган  биргә  мәхәббәт уятуга  юнәлдерелә.  Оештыручылар  республиканың  күп районнары   укучыларының  моның  белән  кызыксынуын  билгеләп  үтәләр.   Балалар, чыгышларга  әзерләнү барышында  үзләренең  кече  Ватаны  тарихын  өйрәнделәр,  җирле  фермерлар белән аралаштылар, физик  хезмәт белән  шөгыльләнә башладылар. 

 Конкурс кысаларында  катнашучылар  үзләренең  фәнни-тикшеренү һәи иҗади  эшләрен  күрсәттеләр,  туган авылыны  ни өчен  саклап  калырга  һәм үстерергә  кирәклеге  турында  сөйләделәр.   Алар  «Вот моя деревня, вот мой дом родной» (“Минем туган  авылым, туган  йортым”), «Будет деревня – буду и я!» (“Авылым  яшәсә – мин дә яшәрмен!”) (тарих, экология, этнография), «Село – прибыльное место» (“Авыл – табышлы  урын”) (ярдәмче  хуҗалык, агротехника, халык  кәсепләре, авыл туризмы, авыл  йорты) һәм  «Учителя: из опыта работы» (“Укытучылар: эш тәҗрибәсеннән”) темалары  буенча  кызыклы  фәнни-тикшеренү  эшләре  әзерләгәннәр.   

Конкурска 4-9 сыйныфлар укучыларының     88 эше  тәкъдим  ителде.  Педагогика хезмәткәрләре өчен  секциядә    21 кеше  катнашты  – болар Әтнә, Апасо, Биектау, Спас, Тәтеш, Зеленодольск, Азнакай, Алексеевск, Теләче, Арча, Ютазы, Кукмара, Саба муниципаль районнарыннан  укытучылар.  

 Конкурс йомгаклары  буенча    8 җиңүче  һәм   14 призёр  билгеләнде.   Укучыларның  иң  яхшы  эшләре  «Природа – не храм, а мастерская, и человек в ней – работник» җыентыгыгна  керәчәк.  

Белешмә  өчен:

Конкурс сәләтле  балаларны  ачыклауга, туган  як  табигатен,  тарихын, этнографиясен өйрәнү  өлкәсендә  балалар   иҗатына  ярдәм  итүгә,   укучыларның  игътибарын  авыл  хуҗалыгы хезмәткәрләре  һөнәрләренә җәлеп  итүгә,   үз халкының традицияләрен  һәм мәдәниятен  өйрәнүдә  педагогик  тәҗрибәне  таратуга  юнәлтелә.   

Конкурсның  бурычлары – мәктәп  укучыларында   авыл  территорияләренең  социаль, икътисадый һәм экологик проблемаларын хәл итүдә, үзенең кече  Ватанын яратучы, аның  тарихын һәм экологиясен, авыл  тормышын һәм көнкүрешен белүче  талантлы укучылар  тәрбияләүдә катнашучы уңышлы  авыл  хезмәтчәне  образын  тудыру,  шәхси  ярдәмче хуҗалыкта һәм фермер  хуҗалыгында  үз эшен  оештыру буенча  тормышта  кирәкле     практик  күнекмәләр  булдыру.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International