Министрлыкта 2018 елда коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре(СНТ) чыгымнарын финанслашу эшләренә йомгаклар ясау һәм 2019 елга бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең эчке инженерлык инфраструктурасын ремонтлауны һәм реконструкцияләүне финанслашу тәртибен раслау хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләү буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында район авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекчелек тармагының 2018 елгы эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәне Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, шулай ук район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, крестьян - фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үзенең рәсми инстаграм-битен башлап җибәрде, анда Министрлык эшчәнлеге турында оператив мәгълүмат һәм Татарстан агросәнәгать комплексының соңгы яңалыклары урнаштырып барылачак. minselkhozprod_rt инстаграм-битенә язылыгыз һәм барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!
13 февральдә «Казан Экспо» (http://www.kazanexpo.ru) Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2018 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2019 елга үсеш» темасына киңәйтелгән утырышы булачак. Коллегиянең утырышы республикада "ТатАгроЭкспо" форумы кысаларында 13 - 15 февраль көннәрендә узачак.
«Хезмәт өчен минималь түләү күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон хезмәт өчен минималь түләү күләмен 2019 елның 1 гыйнварыннан айга 11 280 сум итеп билгели.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Дуслык» ҖЧҖ базасында узган атнада терлекчелек тармагының 2018 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин, ветеринария берләшмәсе башлыгы Алмаз Исрафилов, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.
Авыл хуҗалыгында хезмәт өчен түләүнең торышы турында шимбә куөнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Үсемлек мае катышында сөт продукциясе җитештерүчеләргә аны маркировкалау кагыйдәләрендәге үзгәрешләргә әзерләнүгә бирелгән 180 көнлек срок узуга бәйле рәвештә, 2019 елның 12 гыйнварыннан сөт продукциясен маркировкалауның яңа кагыйдәләре гамәлгә керә.
2019 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасы һәм «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен, физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак. Әлеге чараны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының башкарма комитеты һәм башкалар оештыра.
2019 елның 18 гыйнварыннан 27 гыйнварына кадәр Берлинда (Германия Федератив Республикасы) АПК өлкәсендә иң күләмле дөньякүләм вакыйгаларның берсе – азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгының 84 нче халыкара күргәзмәсе узачак.