Казанда үсемлекчелек продукциясенең алдынгы технологияләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 29 марты, җомга

28 мартта “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә  һөнәри белем  бирү  учреждениесе ФДБМУ   базасында  «Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  алдынгы  технологияләр һәм  үсемлекчелек  продукциясен  җитештерүнең  нәтиҗәлелеген арттыру» темасына  түгәрәк  өстәл  узды.   Аны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Илдус Габрахманов уздырды.  Чарада   В мероприятии приняли участие:     «Татарский» агрохимия  хезмәте  үзәге»  ФДБУ директоры  Әнәс Локманов, «Россельхозцентр» ФДБУенең  Татарстан  Республикасы филиалы җитәкчесе  урынбасары     Галина Полях, шулай  ук   алдынгы  авыл  хуҗалыгы оешмалары агрономнары, җитәкчеләре  һәм КФХ    башлыклары  катнашты. 

Очрашуны  ачып,  Илдус Габдрахманов катнашучыларны  2019 елга  бурычлар,  шулай  ук  үсемлекчелек  өлкәсендә  дәүләт  бюджет  ярдәме чаралары  белән  таныштырды. 

Аннары  игенчелектәге  казанышлар  һәм югары  нәтиҗәләр  турында  Спас районыннан  КФХ  башлыгы    Александр Планин, Арча районыннан “Ак Барс” агрокомплексы” ҖЧҖенең  баш  агрономы   Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Татарстан  Республикасының  атказанган агрономы   Җәүдәт  Мәннанов сөйләделәр.

Түгәрәк  өстәл  кысаларында  катнашучылар  үсемлекчелекнең  табыш  китерүен  арттыру, туфракның  уңдырышлылыгын  саклап  калу  һәм арттыру,  шулай  ук  игенчелекне  биологияләштерү һәм үсемлекләрне тукландыру  мәсьәләләре  буенча  фикер алыштылар.  

Фикер алышу  йомгаклары  буенча  утырышта  катнашучылар,   үсемлекчелек  тармагының нәтиҗәлелеген  арттыруда  төп  элемент - авыл  хуҗалыгы  культураларын  игүдә  хуҗалыклар  тарафыннан технологияләрне тиешенчә үтәү, дигән фикергә килделәр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International