18 - 20 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе белән бергәләп, “2019-2021 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” дәүләт ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшьләр инициативаларына ярдәм итү – Татарстан авыл территорияләрен үстерүнең нигезе» форумын оештыра.
Катнашуга Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең гамәлдәге рәисләре һәм активистлар, авыл җирлекләренең яшь башлыклары һәм депутатлары, шулай ук яшь фермерлар чакырыла.
Форум кысаларында «Җирле халыкны авыл торак пунктларын комплекслы үстерүгә җәлеп итү», «Авылда иҗтимагый эшчәнлек: мотивациянең заманча ысуллары» һәм «Авылны социаль үстерүдә яшь фермерларның роле» темалары буенча эңгәмәләр кору мәйданчыклары эшен оештыру күздә тотыла.
Чараның төп максаты - авыл торак пунктларын үстерү буенча яшьләр командаларын булдыру, укыту һәм алар белән эшләү, шулай ук аларның актуаль программалары һәм конкурслары турында мәгълүмат бирү.
Форум «Авылда социаль проектлаштыру» грант конкурсының авторлык проектларын яклау белән тәмамлана. Грант суммасы - 50 000 мең сумнан 200 000 сумга кадәр.
Форумда катнашу өчен 2019 елның 10 апреленә кадәр сылтама буенча электрон заявканы тутырырга кирәк.