26 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан дәүләт аграр университеты һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә авыл мәктәпләре укучылары өчен Бөтенроссия «АгроНТИ – 2019» конкурсына багышланган матбугат конференциясен үткәрде.
26 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советының һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы узды.
«Аграрий» сүзе чыгышы белән латин сүзе. «Ager» - латинчадан «җир» дигәнне аңлата. Җир эшкәртүчеләр һәм икмәк үстерүчеләр бүген ни белән мәшгуль соң? Тышта әле калын катлам кар ятуга да, кар явып торуларга да карамастан, игенчеләрнең уе инде күптән кырда, алар кыш уртасыннан ук язгы чәчү мәшәкатьләре белән яшиләр.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2019-2020 елдарда дәүләт сатып алу интервенцияләрен үткәрү турында карар кабул ителү очрагына 2019 елгы ашлык уңышына минималь бәяләрнең чик күләмен Федераль антимонополия хезмәте белән (ФАС) белән килештерде.
Төмәндә 19 - 23 мартта IХ Бөтенроссия кышкы спорт уеннарының финал ярышлары узды. Ярышларда барысы Россия Федерациясенең 57 субъектыннан вәкилләр катнашты. Татарстан Республикасыннан Спорт делегациясе ярышлар программасының 2 төре буенча катнашты: полиатлон һәм механизаторларның төрле көчләр сынашы (троеборье) буенча. Катнашучылар республиканың Актаныш һәм Балтач авыл җирлекләреннән иде.
24 мартта, “Казан дәүләт аграр университеты” югары белем бирү ФДБМУсе Механизация һәм техник сервис институтының укыту-демонстрация үзәге базасында виноград һәм башка бакча-яшелчәчелек культуралары эшләнмәләреннән конкурс-күргәзмә узды. Чараны «Казанская лоза» һәм Казан дәүләт аграр университеты оештырдылар.
Менделеевск районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәктәп балалары арасында аграр һөнәрләрне популярлаштыру буенча һөнәри юнәлеш проектын гамәлгә ашыра.
Умартачы - катлау, әмма шул ук вакытта бик кызыклы һөнәр. Ул һөнәр генә дә түгел, ә тормыш рәвеше. Умартачылар арасында үз эшләренә битараф караучылар юк – аларның һәркайсы үз һөнәренә мөкиббән китеп гашыйк. Безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое да шундыйлардан. Ул - авыл хуҗалыгында 50 елдан артык эшләүче Зәйдуллина Гасимә Бари кызы.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының агымдагы елның ике аенда терлекчелек өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
22 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Әлки районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә Түбән Әлки урта мәктәбе базасында укучыларны Казан ДАУына керүгә әзерләү һәм һөнәри юнәлеш буенча уртак эш оештыру буенча очрашу уздырды.