Россия Федерациясе Хөкүмәте «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» буенча дәүләт программасын раслады

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы,      Россия  Федерациясе  Хөкүмәте Россия  Федерациясе  Президенты  кушуы  буенча  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  2025  елга  кадәр  чорга  эшләнгән    «Авыл  территорияләрен комплекслы  үстерү» дәүләт  программасын  кабул  итте,  дип  хәбәр  итә.  

Искәртеп  узабыз, Дәүләт программасы  авыл  халкының  тормыш  дәрәҗәсен һәм  эш  белән  тәэмин  ителешен яхшыртуга,  илебез  халкы  санында  аның  өлешен  саклап  калуга,  су  белән  тәэмин  итү  системаларын,  элемтә  чараларын,  телекоммуникацияләрне  үстерүне  дә  кертеп,    яшәү  өчен  уңайлы  шартлар  булдыруга, газлаштыру дәрәҗәсен  арттыруга,  мәгариф  һәм сәламәтлек  саклау  юнәлешләре  буенча  социаль хезмәтләрдән  файдалануны  арттыруга,  шулай  ук  юл  нфраструктурасы сыйфатын  күтәрүгә  юнәлдерелгән  чаралар  башкаруны  күздә  тота.     

Дәүләт  программасында  авыл  территорияләрендә  торак  сатып  алу  һәм  төзү  максатларына  3%ка кадәр  ставка  буенча, авыл  йортларын  заманлаштыру   өчен  инженерлык җайланмаларын  сатып  алу  максатларына  5%ка кадәр ставка  буенча  ташламалы  кредит  алуның,       яңа    инструментларын  гамәлгә  кертү  карала,  шулай  ук  инженерлык  һәм    транспорт  инфраструктурасы  объектларын  төзү  һәм  аларга  тоташтыру  өчен авыл  территорияләрендә үз  эшчәнлекләрен  алып  баручы  шәхси  эшкуарларга  һәм  оешмаларга   5%ка кадәр ставка буенча  кредит  бирү  күздә тотыла,  бу  әле  авылда  яңа  эш  урыннары  булдыруга  да  ярдәм  итәчәк.    

Куелган  максатларны  тормышка  ашырганда     авыл  халкының  тормыш  дәрәҗәсен күпкә яхшыртырга  мөмкин  булачак.  Каралган  чаралар  АПК предприятиеләре хезмәткәрләре  өчен  генә  түгел,  ә, һөнәри  эшчәнлек  төренә  бәйсез  рәвештә,  авыл  торак  пунктларының  барлык  кешеләре  өчен  эшләнәчәк.  Шул  ук  вакытта  алар  барысы  да  чаралардан  һәм  программа  проектыннан  отачаклар гына.        

«Россия Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  Дәүләт программасын  әзерләү    буенча  шактый  зур  эш  башкарды,   133  мең  авыл  торак  пунктының  торышы  анализланды,  аларда  37 миллион кеше  яши. Аны  эшләүдә      төбәкләр,  эксперт һәм  эшлекле  бергәлекләр  турыдан-туры  катнашты.    Җәмәгатьчелекнең,  бизнесның  һәм  хакимиятнең активлыгы  Дәүләт  программасын  гамәлгә ашырганда  да  кирәк  булачак,  чөнки  алар     инициатива  күрсәтергә  тиеш,  ә кече  авыл  торак  пунтлары  өчен  өстенлекле  проектлар  буенча  тәкъдимнәр  урыннарда  җыелачак», - дип  билгеләп  үтте  авыл  хуҗалыгы  министры  Дмитрий Патрушев.

Дәүләт  программасы   2020 елдан  эшли  башлаячак –   февральдә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  Россия  Федерациясе  субъектлары  белән  кирәкле  чараларны һәм аларны  финанслау  күләмнәрен  күздә  тотучы    финал  килешүләрен  төзүне  планлаштыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International