Балтач районы мәктәпләрендә махсуслаштырылган аграр сыйныфлар булачак

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Казан дәүләт  аграр университеты Балтач  районының  мәгариф  бүлеге  белән  берлектә   узган  атнада  мәктәп  укучыларын аграр  югары  уку йортына  керү өчен  әзерләү  һәм һөнәри  юнәлеш  бирү  буенча  уртак  эш  оештыру  максатында  очрашу  үткәрде.   Очрашу  нәтиҗәләре  буенча  мәктәпләр  һәм Казан  дәүләт  аграр  университеты  арасында  хезмәттәшлек  турында  килешү  төзелде.    

Чарада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  фән,  мәгариф һәм  инновацион  технологияләр  бүлеге  башлыгы   Наил Хәмидуллин,  КДАУының беренче проректоры – укыту-тәрбияләү  эше  буенча  проректор   Булат Җиһаншин, КДАУының  чыгарылыш  укучыларын  югары  уку  йортына  кадәр  әзерләү  һәм  эшкә  урнаштыру  үзәге  җитәкчесе    Гүзәл Фәссахова һәм     «Балтач районы  башкарма  комитетының  Мәгариф  идарәсе» МКУ башлыгы  Алия Зәкиева  катнашты.

«Университет сыйныфларын  оештыру  һәм  ачу  – республика территориясендә  безнең  пилот  проекты.    Бу  урман  эше,  агрономия,  авыл  хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, икътисад,  бакчачылык һәм умартачылык өлкәсендә  алдан  һөнәри  юнәлеш  бирүгә  ярдәм  итәчәк», - лип  билгеләп  үтте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  фән,  мәгариф һәм  инновацион  технологияләр  бүлеге  башлыгы   Наил Хәмидуллин.

Уртак  эшнең  максаты - укучыларның  профильле  фәннәр  буенча  ныклы  һәм тирән  белем  алуы, мөстәкыйль  рәвештә  күреп-белү  эшчәнлегенең күнекмәләрен  һәм  фәнни-тикшеренү  эшчәнлегенә  мотивацияне үстерү,  шулай  ук  укучыларны  төрле дәрәҗәдә  катлаулы  булган  мәсьәләләрне   хәл  итүгә  әзерләү.

Фәннәр  буенча  дәресләр  Балтач  районының 10   мәктәбендә    мәктәп  укытучылары  һәм  университет  мөгаллимнәре  тарафыннан   мәктәп  дәресләреннән  тыш  вакытта  үткәрелә.    Профильле  сыйныфлар   программасына     физика, математика, биология, табигать  белеме фәннәрен тирәнтен  өйрәнү, ландшафт дизайнын, технологик  процессларны автоматлаштыруны,  шулай  ук  авыл  хуҗалыгында  заманча    технологияләрне  өйрәнү  керә.   Уку  кысаларында  каникул  вакытларында   күчмә  кышкы  сыйныфлар  оештыру  планлаштырыла,  балалар аларда  агрономия, бакчачылык, экология, авыл  хуҗалыгы  машиналарын  эксплуатацияләү һ.б.лар  буенча    лекцияләр  тыңлый  алалар.   

Шуны  әйтергә  кирәк,   тиешле  фәннәр  буенча  укытучылар  да   Казан  дәүләт  аграр  университетында  авыл  хуҗалыгы машиналарын  эксплуатацияләү һәм  агрономия  буенча  квалификация  күтәрү  курсларын  уздылар. 

Очрашу  кысаларында  катнашучылар   университетның  музеенда, уку  сыйныфларында,     укыту-демонстрация  үзәгендә,  ландшафт дизайны  үзәгендә һәм  агроэкологик  тикшеренүләрнең  заманча  үзәгендә  булдылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International