Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекләрне яклау һәм терлек азыгы җыю буенча башкарылачак чаралар турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов, 2,5 айдан көзге культуралар чәчү вакыты җитә, дип башлады чыгышын. Көзге культураларның торышы күбесенчә сидератлар белән ничек эшләүгә бәйле. Быел сидераль пардан соң чәчелгән бер чәчүлек тә һәлак булмады, дип ассызыклады ул. Сидератлар чәчелмәгән кырлар буш калырга тиеш, дип искәртте министр. Бүгенгә оператив мәгълүмат буенча республикада парларның гомуми мәйданы 330 мең га тәшкил итә, шуннан чисталар - 267 мең га.
Күпьеллы күләннәр мәйданы 490 мең га. Печән һәм сенаж өчен 470 мең га җыярга кирәк булачак. «Бу эшне азыкның иң туклыклы чорына эләгү өчен ике атна эчендә башкарырга кирәк. Алдагы һава торышы сыйфатлы печән һәм сенаж әзерләү өчен бик уңайлы булырга тора, моннан файдаланып калырга кирәк», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Үсемлекләрне яклау шактый зур эшләр башкаруны таләп итә. 290 мең гектарлап җирне корткычлардан саклау өчен эшкәртергә кирәк булачак, 734 мең га – чүп үләннәргә каршы. «Технологиянең ике төп мизгеле бар. Дүрт мәртәбә яфрактан эшкәртү булырга тиеш, аны яклау чаралары белән бергә башкарырга кирәк. Моннан тыш, һәр тонна суның температурасы, әчелеге һәм катылыгы нормальләштерелергә тиеш, ә без 500 мең тонна су тотачакбыз. Ә моны стационар эретмә урыннары булмаган килеш эшләп булмый», - диде Марат Әхмәтов.
Татарстанда бүген 80гә якын шундый эретмә урыннары бар һәм күп районнарда аларны төзү дәвам итә. Әмма 17 районда бер дә юк. «Суның сыйфаты аркасында гына югалтулар 1 млрд. сумга җитәргә мөмкин. Акчаларны җилгә очыру була бит бу. Шуңа күрә бу эшкә район башлыклары да актив кушылсын иде», - дип, нәтиҗә ясады министр.