Үз хезмәтләре белән мактау һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое - күп еллар “Баулы” совхозында гади тракторчы булып эшләгән Зәйдуллин Хәмит Вәли улы.
Хәмит Вәли улы 1934 елның 12 маенда Башкортостан районының Ярмәкәй районы Сөярмәт авылында туган. Аңа ун яшь тулганда гаилә Татарстанның Баулы районына күченеп килә. Кечкенә Хәмит игенче гаиләсендә үсә, һәм киләчәктә башка язмыш турында ул уйламый да.
Авыр еллар була, 7 сыйныфны тәмамлагач, эшли башлый. Хәмит Вәли улы үзенең хезмәт эшчәнлеген Татарстан АССРның Баулы районында “Баулы” совхозында тракторчы булып башлый. 1952 елда комбайнчы ярдәмчесе булып эшен дәвам итә. Ә бер елдан соң ул тракторчылар курсын уңышлы тәмамлап чыга.
1960 елдан кукуруз игүче тракторчы шул ук хуҗалыкта кукуруз игү буенча звено җитәкчесе булып эшли башлый. Ул иң катлаулы техниканы да үзенә буйсындыра белә.
Хәмит Зәйдуллин ел саен яшел массадан югары уңыш җыя, шул ук вакытта кукуруз игүдә районда һәм республикада кулланыла торган алдынгы агротехник алымнарны гамәлгә кертә. 1963 елда 154 гектарда ул бер гектардан 520 центнер яшел масса алуга ирешә, 1964 елда - гектардан 510 центнер, 1965 елда климат шартлалары начар булу аркасында - бер гектардан 410 центнеров, совхоз буенча уртача - 208 центнер һәм район буенча - 101 центнер. 1963 елда бер гектардан яшел кукуруз массасының үзкыйммәте 26 тиен була, совхоз буенча - 83 тиеш, 1964 елда бу күрсәткеч - 28 һәм 43, 1965 елда - 39 һәм 65 тиен.
Кукуруздан югары уңыш алу җидееллыкның соңгы 3 елында совхозга, кышкыга ихтыяҗны 150%ка үтәп, силос салырга мөмкинлек бирә. Бу елларда савым бер сыердан 490 килограммга җитә. 1965 елда 2409 килограмм сөт савылган, бу район күрсәткеченнән 391 килограммга күбрәк.
МТЗ тракторында эшләп, Хәмит Зәйдуллин җир сөрүдә дә югары җитештерү-икътисадый кхрсәткечләргә ирешә. Мәсәлән, 1965 елда бер тракторда 1010 гектар йомшак җир сөреп, 600 килограмм ягулыкны һәм 170 сумлык запас частьләрне янга калдыра ул.
Армия сафларында хезмәт итү Хәмитнең характерын тагын да ныгыта. Аннан кайту белән ул яңадан совхоз кырларында эшли башлый. Ул вакыт белән исәпләшеп тормый, чөнки барлык агроысулларны кыска срокларда һәм сыйфатлы башкарырга кирәк икәнен аңлый ул. Ул чакта авыл хуҗалыгына яңа агротехника килә, алдынгы тәҗрибәләр гамәлгә кертелә, шуңа күрә Хәмит Вәли улы булган белем белән генә ерак китеп булмасын аңлый.
Шуңа күрә, моңа кадәр булган 7 сыйныф белемен дәвам итеп, Хәмит Зәйдуллин 34 яшендә кичке мәктәптә укый башлый һәм аны уңышлы тәмамлап чыга. 1962 елда ул җитәкләгән звено кукуруз игә башлый.
1963 елда Зәйдуллин «Баулы» совхозында беренче Коммунистик хезмәт ударнигы була. Бодай, арыш, карабодай, башка бөртекле культуралар җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда зур уңышларга ирешкән һәм техниканы югары җитештерүчәнлекле итеп файдаланганы өчен Хәмит Вәли улына 1966 елның 23 июнендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын медале тапшырыла.
Иптәшләре белән шул вакыт өчен рекордлы күрсәткечләргә ирешкән - үзенә беркетелгән 142 звеноның бер гектарыннан 400 центнерлап яшел масса алган кукуруз игүченең данлы хезмәтен илебез менә шулай бәяли.
Кырларда фидакарь хезмәт куеп, Хәмит Вәли улы шул ук вакытта совхозда һәм районда җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. КПССның XXIV съезды делегаты да була.
1967 елода, Бөек Октябрьнең 50 еллыгы уңаеннан, аның исеме республиканың юбилей Мактау китабына кертелә.
Пенсиягә киткәнче ул үзенең “Баулы” совхозына тугры булып эшләвен дәвам итә. Хәзер Хәмит Вәли улы безнең арабызда юк инде, әмма аның турындагы матур хатирәләрне авылдашлары онытмый, һәм аның исеме “Татарстан агросәнәгать комплексының хезмәт геройлары китабына” кертелгән.