1 июньдә “Үз туган ягыңны бел” темасы буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында булдылар.
Тәтеш шәһәренә кергәндә безне шәһәр башлыгы ипи-тоз белән каршы алды һәм барыбызга да шәһәргә керергә рөхсәт бирде. Шәһәрнең тарихи үзәген үтеп, Вшиха шәһәрендә тукталдык. IX-XIV гасырларда шәһәрнең төньяк чиге узу билгесе итеп төзелгән күзәтү каланчасы янында безне укчылар һәм халык костюмнарында фольклор ансамбль каршы алды.
Троицкий соборында булганнан соң, безнең экскурсия Тәтеш ягының Тарих музеенда дәвам итте, ул 1870 елда төзелгән сәүдәгәр П.В.Серебряков йортында урнашкан. Биредә төрле Тәтеш шәһәренең таризхын чагылдырган коллекцияләр, әйберләр һәм документлар бар.
«Сәүдәгәр П.В.Серебряков» сыйлары белән сыйланганнан соң, без Балыкчылык тарихы музеена юл тоттык. Музей ишегалдында 1921 елда Тәтеш шәһәре янында Идел елгасында тотылган кырпы (белуга) балыгына бик зур һәйкәл куелган. Кырпы балыгының авырлыгы 960 кг (шул исәптән уылдыгы - 200 кг) һәм озынлыгы 5 метрдан артык була. Эчтәлеге белән дә, бизәлеше ягыннан да бердәнбер искиткеч матур музей. Музей комплексына балыкчы әйберләре, су анасы остаханәсе, буа һ.б.лар керә.
Тәтешкә экскурсия элеккеге графлар нәселе Молостовойларның «Долгая Поляна» («Ерак алан») утары комплексында тәмамланды. «Элеккеге рәвеше сакланып калган борынгы утар, бик матур яфраклы агачлар аллеясы, 1887 елда утыртылган тау-алтай чыршысы, Куйбышев сусаклагычы һәм Бөек Болгар күренеше җанга үзе бер рәхәтлек бирә. Биредә, «Ерак алан»да гаҗәеп энергетика һәм бу гүзәл урынга кабат-кабат әйләнеп кайтасы килә», - дип, үз хисләре белән бүлеште сәфәрне оештыручы Толочко Елена.
Тәтеш районыннан соң безнең экскурсия Кама Тамагында дәвам итте. без «Булгария» (“Болгар”) теплоходында һәлак булганнарга багышланган мемориаль комплекста, «Камамбер» сырын әзерләү буенча беренче сыр заводында, «Кедр» питомнигында булдык.
Предприятие эше турында «Камамбер» ҖЧҖ технологы Александр Афанасьев бик җентекләп сөйләде. Завод 2016 елда төзелгән, ә бар куәткә 2018 елдан эшли. Предприятиенең үз фермасы бар, күгәрек белән «Камамбер» классик сырын һәм «Бри» сырын җитештерә. Җитештерүдә бернинди чит өстәмәләр кулланылмый, барысы да натураль әйберләр. «Камамбер» ҖЧҖ Казан шәһәренең күп кибетләрен үз продукциясе белән тәэмин итә. Без татып караганнан соң, «Камамбер» сырын яратучылар тагын да артыр.
Иксез-чиксез су киңлекләренә, кеше тырышлыгы белән барлыкка килгән сихри табигать ландшафтларына беркем дә битараф була алмый! Бу сәфәрдән алган хис-тойгылар, матур кичерешләр безнең күңелдә әле озак сакланыр!
Безне, дустанә каршы алып, кунакчыллык күрсәткәннәре өчен барлык хезмәткәрләр исеменнән рәхмәт белдерәбез һәм Тәтеш районы белән Кама Тамагы районына алга таба тагын да югарырак уңышларга ирешүләрен телибез!