ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

23 июньдә Казан ипподромында Сабантуйны ат  спорты бәйрәме  буларак  бәйрәм   иттеләр.     Биредә  4 заезд һәм   понида,  юртакларда  һәм  менге  атларда  9 чабыш  узды.   “Казан” халыкара  ат  спортүтв  комплексында  ярышларда    Татарстан  Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин, Татарстан  башкаласы  мэры  Илсур Метшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов, Татарстан  Республикасы Спорт министрлыгы башлыгы    Владимир Леонов һәм  башкалар  катнашты. 


23
июнь, 2019 ел
якшәмбе

23 июньдә Казанда   милли татар бәйрәме – Сабантуй гөрләп узды.  Сабантуйның  төп  мәйданы   Тынычлык  бистәсендәге  Каенлыкта  оештырылды,  биредә    Татарстанның 11 муниципаль районы үз  утарларын  ачты.  Һәр  район үзләренең  үзенчәлекле  яклары  һәм аерымлыгы  белән   Сабантуй  кунакларын  гаҗәпләндерергә  тырышкан.  Мәсәлән, Теләче районы    мәйдан  кунаклары  өчен  татар  халкының  горурлыгы  булган  “Татар” токымлы  ат  алып  килгән.


22
июнь, 2019 ел
шимбә

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  терлек  азыгы  әзерләүнең  барышы һәм  сөтчелек  тармагының  торышы  турында    мәгълүмат  бирде.      


21
июнь, 2019 ел
җомга

20 июньдә Дания  Корольлеге  Илчелегенең Азык-төлек,  авыл  хуҗалыгы  һәм  балыкчылык мәсьәләләре  буенча  Министры-Киңәшчесе Эсбен  Джюль Бергманн Шьод  әфәнде  җитәкчелегендәге  рәсми  агросәнәгать   делегациясе    Татарстан  Республикасы Тукай  районының  «Феникс» ҖЧҖендә  булды  һәм компания  директоры    Азат Авзалов белән узды.   Очрашуда  “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы      Ришат Зарипов, Тукай  районының Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Ренат Хасанов  һәм «РАЦИН» АҖенең      инвестицияләр һәм  инновацияләр  бүлеге    Адел Хисмәтуллин  катнашты.

20 июньдә  Спас  районы  терлекчеләре  Никольск авылында   Андрей Синицын КФХсының терлекчелек  комплексы  базасында    традицион  конкурска  җыелдылар.    Машина  белән  сыер  саву  буенча  иң  яхшы  оператор булып  Илшат  Габидуллин  хуҗалыгыннан  Зөлфия  Әхмәдиева  танылды.  

Республика районнарындагы  кыр  эшләре  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә  тора.   Көндәлек  оператив күрсәткечләрдә  һәр  районның  үзенчәлеге һәм, иң мөһиме, меңләгән  кешеләрнең  хезмәт нәтиҗәсе.  

21 июньдә   10:00 Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгында  “Фермерларга  ярдәм  системасын  булдыру һәм авыл   кооперациясен  үстерү” федераль проектын  һәм  «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү» программасын  гамәлгә  ашыру мәсьәләләре  буенча  Бөтенроссия   онлайн-киңәшмә  уза.  Чарада    Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Авыл  территорияләрен үстерү    департаменты  директоры   Максим Боровой һәм  Россия авыл  яшьләре  берлеге рәисе   Юлия Оглоблина катнаша.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бер көндә   әзерләнгән азык    кышын    терлекләрне     бер  атна    туйдыра.       «Азык  әзерләүче  отрядларның  эшен эзлексез тәэмин   итәргә  кирәк,  ә  мөмкин булганда - тәүлек  буе эшләргә», – дип  ассызыклады  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов, республикада  терлекләр  өчен  азык  әзерләү кампаниясенең мөһимлеген  күрсәтеп.   Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  терлекләрне  уңышлы  кышлату  өчен  кимендә    1,8 млн тонна азык  әзерләргә  кирәк,  шуңа  күрә  кырларда  азык  әзерләү  буенча  эш  бар  куәткә  бара.    

2020  елның  1 гыйнварыннан Авылда  ташламалы  ипотека  программасы  эшли  башлый.  Россия Федерациясе  Хөкүмәте карары  проекты    авыл  ипотекасына  беренче  кертемне елга   10%тан  башлап  түләүне күздә  тота,  бу  хакта  хокукый  проектлар басылып  чыга  торган  сайттагы  документта  әйтелә.   

Хәзерге  заманда  хатын-кызлар  күптән  инде  ирләр  һөнәрен  үзләштергән.  Авыл  хуҗалыгында  хатын-кыз-тракторчылар  узган  гасырның  30нчы  елларында  ук  инде  барлыкка килде.   Ә менә  ирләр  хатын-кыз һөнәренә  бик  сакчыллык  белән  генә  алыналар.   Мәсәлән,    совет чорында  хәтта  бер  ир-ат  та колхоз  өчен  сирәк  күренешләрдән  санала.  Хәзер  вәзгыять үзгәрде:      ХХI гасырның  авыл  ирләре  “хатын-кыз” эше  белән  шөгыльләнергә  курыкмыйлар.  Мисал  өчен, Яңа  Чишмә  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында   машина  белән  сыер  саву операторларының 20дән  артыгы  ирләр.   Һәм шуны  әйтергә  кирәк,  алар  уңышлы  эшли,  кайберләре даими  рәвештә  савым  буенча иң  яхшы  күрсәткечләр  бирәләр.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International