Ютазы районыннан кыр хәбәрләре: күпчелек игенчеләр Республика көнен урып-җыю эшләрен тәмамлаган килеш каршылыйлар

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Республика көнен  Ютазы  районының «Фәйзрахманов», «Гәрәев», «Уңыш», «Насыйбуллин», «Әхмәтшина», «Галиев» һәм  «Хәйретдинов» агрофирмалары  урып-җыю  эшләрен  тәмамлаган  килеш  каршылыйлар. 

Узган  атнада   гына  да  Ютазы  районында барлык  мәйданның  30  проценты  суктырылды һәм    механизаторлар    77 процент урып-җыюны  тәмамларга   өлгерделәр.  

Искәртеп  узабыз,  быел  республикада  “Иң яхшы  комбайнчы” конкурсы  игълан ителде, ул  урып-җыю эшендә катнашучы   механизаторлар  өчен  бик  яхшы  матди кызыксындыру  чарасы  булды.   Беренче  алдынгылар  билгеле  дә  инде.  Аз куәтле  комбайннарда  эшләүче     механизаторлар арасында  алда  баручылардан  “Таң”  хуҗалыгыннан  Ринат Галиевне  әйтергә  кирәк (ул  2018 елда да  “Иң яхшы  комбайнчы” конкурсында  призер иде) конкурса Лучший комбайнер 2018 года).

Районда  беренчеләрдән уракны  “Уңыш”  хуҗалыгы   механизаторлары  тәмамлады.   Илдар Галиев турында  ул  туган  авылы  кырларында  үскән  малай  дип  тә әйтергә  була.  Яшь игенченең  йөзендә  шатлык  нурлары  балкый.    «Ел уңышлы  булды.  Сер түгел,  көннәр  бозылып киткәч,  бик  борчылган  идек.  Шундый  удңышны  югалтасы  килми бит.  Аллаһы Тәгалә  безнең  ялваруларны  ишетте,  ахры,  матур  көннәр  килде, һәм без  урып-җыюны  югары  күрсәткечләр  белән  тәмамлый  алды  – бу  безнең  уртак  җиңү», - дип сөйләде  шул  көнне  соңгы  гектарларда  икмәк  җыюны  тәмамлаучы   комбайнчы.  

Бөртекле  культураларны  җыю  белән  бергә хуҗадыкта  салам  да  җыялар.  Җир  сөрүне  дә  иртәгәсе  көнгә  калдырмыйлар  игенчеләр.    Хуҗалык  механизаторлары районда  беренчеләрдән  булып  көзге  арышны  чәчеп  бетерделәр.  Алар  көзге  бодай   чәчү  вакытын  тулы  әзерлек  белән  көтәләр,  алар яңартылган,  сыйфатлы  орлык  чәчәргә  әзерләнәләр.  

 «Каракашлы» хуҗалыгы  быел  урып-җыюга  биш  комбайн  белән  чыккан  иде.  Аларның  берсе   -  яңа   «дала» корабле, ул  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының техника паркларын   яңарту  буенча  дәүләт  прграммасы  кысаларында  алынды.    1700  гектардан артык  мәйданда  үстерелгән  бөртекле  культуралар  бик  кыска  срокларда  җыеп алынды.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча  Ютазы районында 29 августка  13,4 мең  га  мәйданда  ашлык суктырылган,  бу  барлык  мәйданның     77%ын  тәшкил  итә,     41,4 мең   тонна  ашлык  җыелган,  бер гектардан  уртача  уңыш -    30,9 центнер.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International