АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты Тукай, Актаныш, Мөслим һәм Сарман районнарында булды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Быел  урак  яңгыр    һәм  шактый  түбән  температура  тамгасы астында  бара.   Механизаторларга еш  кына  кырга  чыгып эшләр  “кояш тәрәзәсе” ачылганны  көтеп алырга  туры  килә.  АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты   шундый көннәрдә  механизаторларның күңелен  күтәрү һәм урак  алдынгыларын  котлау    өчен  районнарга  чыкты.   Һөнәр берлегенең республика комитеты   рәисе Фәридә Гарифуллина узган  атнада  Тукай, Актаныш, Мөслим һәм  Сарман  районнарында  булды.    

«Татарстанда  җирне яратып  эшләүче  районнар  бар,  шундыйларның  берсе       – Актаныш районы, – дип  билгеләп  үтте  Фәридә Гарифуллина. –  Биредә тулысынча  үзләрен  хезмәткә  багышлаган,  туган  җирләрен  яратучы  кешеләр  эшли».

Фәридә Гарифуллина   «Әнәк»тә бик  көчле  һөнәр  берлеге  эшләгәнен билгеләп  үтте,  аны      Айзат Фазуллин җитәкли.   Мондагы  барлык  хезмәткәрләр  (350 кеше) һөнәр  берлеге  әгъзалары,  хезмәткәрләр  вакытында  хезмәт хакы  алалар    (уртача  хезмәт хакы  -   27 сумнан  артык), биредә  хезмәтне  саклауга  һәм социаль проблемаларга  зур  игътибар бирелә.    Шундый  кайгыртучанлык  булганда,  кешеләрнең  бар  көчләрен  куеп  эшләве гаҗәп  түгел.  Мәсәлән, 27  августта  хуҗалыкта  иң алдынгы  комбайнчы    Әлмәрис  Шәрәфиев     25 мең центнер  ашлык  суктыра.   Хуҗалыкның  аксакалы,  30 елга  якын  механизатор  булып  эшләүче  Валерий Солтанов    18 мең центнер ашлык  суктырган.  Фәридә Гарифуллина, рәхмәт әйтеп,  комбайнчыларның  кулын  кысты, аларга  һөнәр  берлеге  премияләрен  тапшырды. 

Шул ук  көнне  Фәридә Галимҗан  кызы    Актаныш районында    Иске Богады  авылында  “Тамыр” ҖЧҖендә  механика остаханәсендә  булды.    Остаханә  белгечләренә урак  вакытында  зур  җаваплылык  йөкләнә   – алар  урып-җыю техникасының төзеклеген  тикшереп торалар,  комбайнчыларга  аларны  төзек  хәлдә  тотуда  булышалар. “Тамыр” ҖЧҖ директоры Ильяс Мирзаянов,  горурланып, урып-җыю башланганнан бирле  бер  комбайнның  да  ватылганы булмавын  билгеләп  үтте (кырларда  барысы  җиде  комбайн эшли).  Фәридә Гарифуллина  аралашкан  иң  яхшы  комбайнчылар арасында      Илнар Мирзагалиев  һәм  Илназ Гиндуллин  да  бар  иде,  ул аларга  акчалата премияләр  тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International