Балтач районы мәктәпләрендә махсуслаштырылган аграр сыйныфлар ачтылар

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

2 сентябрьдә  Татарстанның  Балтач  районы  мәктәпләрендә  махсуслаштырылган  аграр сыйныфлар  ачтылар, алар  Казан  дәүләт  аграр  университеты  карамагында  булачак.  Профильле  сыйныфлар  9 мәктәптә  ачылды, болар:   Борбаш мәктәбендә,  Баки Зыятдинов  ис. Карадуган    гимназиясендә, Кече Лызи,   Нәнәгәр, Норма, Пыжмара мәктәпләрендә,   Салавыч күппрофильле  лицееында, О.Н. Исаев ис. Урта Кәшкәт мәктәбендә һәм   Чепья  мәктәбендә.

«Университет сыйныфларын  оештыру  һәм ачу  – республика территориясендә  безнең  пилот проекты.  Бу  агрономия,  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  эксплуатацияләү, икътисад һәм бакчачылык  өлкәсендә алдан  һөнәри  юнәлеш  сайлауга  ярдәм  итәчәк,  дип ышанып калабыз», -  дип сөйләде  Казан аграр университетының  Югары  уку  йортына    әзерләү һәм аны  укып  чыгучыларны  урнаштыру  үзәге җитәкчесе     Гүзәл Фәссахова.

Дәресләр Балтач районының  9  мәктәбендә  мәктәп  укытучылары һәм  университет мөгаллимнәре тарафыннан  төп  дәресләрдән тыш  вакытта  үткәрелә.  Профильле  сыйныфларның  программасында    физика, математика, биология, табигать  белеме фәннәрен, ландшафт  дизайнын, технологик  процессларны  автоматлаштыруны, шулай  ук   авыл  хуҗалыгына  заманча  технологияләр кертүне   тирәнтен  өйрәнү     каралган.    Уку кысаларында  каникул  вакытларында  кышкы күчмә  мәктәпләр  оештыру  планлаштырыла,  аларда  балалар агрономия, бакчачылык, экология,  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  эксплуатацияләү һәм башкалар  буенча лекцияләр тыңлый  алалар.  

Шуны  әйтергә кирәк,  аерым  фәннәр  буенча  укытучылар  да  Казан  дәүләт  аграр  университетында  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  эксплуатацияләү  һәм агрономия  буенча  квалификация  күтәрү  курсларын  уздылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International