Республика районнарындагы кыр эшләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә. Көндәлек оператив белешмәләрдәге саннарда Татарстанның һәр районының үзенчәлеге һәм аерымлыгы, һәм, иң мөһиме, меңнәрчә кешеләрнең хезмәте чагыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр атнада, авылда яшәүче һәм гади, әмма, шул ук вакытта, бик кирәкле һәм мөһим хезмәт белән шөгыльләнүче кешеләр турында яза. Шундыйларның берсе - Кайбыч районында "Алтын Нива" агрофирмасында сыер савучы булып эшләүче, өч бала анасы Татьяна Портнова.
25 июньдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсиягә 25% өстәмә алу хокукына ия авыл хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген киңәйтү турында карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты һәм үхз көченә дә керде инде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, МГИМО Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Халыкара аграр базарлар һәм агросәнәгать комплексында тышкы икътисадый эшчәнлек» кафедрасының “Дөньякүләм аграр базарлар” магистратурасы программасына укырга кабул итү дәвам итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кече хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирә. Гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат җиткерү һәм эшлекле активлылыкны кызыксындыру өчен авылда төрле чаралар: уку семинарлары, практик дәресләр, конкурслар һәм башка чаралар үткәрелә.
25 июньдә Татарстан Республикасы сөт җитештерүне беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан арттырып җибәрде. Бу хакта бүген районның авыл хуҗалыгы оешмалары белән эшче киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтте.
Сөт тармагын үстерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлеше булып санала. Татарстан сөт сату күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында ышынычлы алда бара.
24 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлешендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, ул авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә барды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда Россия авыл яшьләре берлеге инициативасы белән Гомумроссия халык фронты яңа «Авыл. Үсеш территориясе» проектын башлап җибәрде. Аның максаты – авыл территорияләрендә милли проектларны гамәлгә ашыруга анализ ясау һәм авылны үстерүдә яңа алымнар булдыру. Проект бурычларына авыл территорияләрен үстерүгә тәэсир итә торган милли проектларның һәм дәүләт программаларының үтәлешенә мониторинг, авылда тормыш шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм җирле халыкны авыл торак пунктларын үстерүгә җәлеп итү керә.
23 июньдә Казан ипподромында Сабантуйны ат спорты бәйрәме буларак бәйрәм иттеләр. Биредә 4 заезд һәм понида, юртакларда һәм менге атларда 9 чабыш узды. “Казан” халыкара ат спортүтв комплексында ярышларда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.