Марат Әхмәтов Казан кооператив институты студентлары белән очрашты

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов Казан  кооператив  институты студентлары  белән  очрашты.   

Институтның   актлар  залында  булачак белгечлекләре  республиканың  кооператив секторына  хезмәт күрсәтүгә  бәйле  беренче  курс  студентлары  - булачак  җәмәгать туклануы   технологлары,  икмәк пешерүчеләр,   товар йөртүчеләр,   бухгалтерлар  җыелган  иде.  Казан кооператив  институтына   быел     мең  яңа   студент  килде. 

– Рәхим итегез,  Марат  Готыф  улы! – дип, бертавыштан  каршы  алдылар  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгын,  ул  залга  институт  ректоры   Алсу Нәбиева, Татпотребсоюз идарәсе  рәисе   Рашат  Шәймәрданов  белән  бергә  керде.

Башта  студентларга  сәламләү  сүзе  белән   Алсу Нәбиева чыгыш  ясады. «Бүген тарихи  көн   – биредә безнең  төп  кураторыбыз, Марат Готыф  улы,   ул  безнең  югары  уку йортына  Татарстан  Республикасы кулланучылар  кооперациясе системасы өчен  кадрлар  әзерләүгә  юнәлеш  бирә. Без елдан  артык  “Кооператив эше” белгечлеге  буенча  югары  белем  алуның  федераль дәүләт мәгариф  стандартын  эшләдек.   Бу   проектны  без   август  башында  Россия  Федерациясе  Мәгариф  министрлыгына тапшырдык һәм бу  процессны Авыл  хуҗалыгы  өлкәсендәге  оешмалар  эшчәнлеген  җайга  салу  һәм  тәэмин  итү идарәсе  хуплады.  Без  2020/21 уку елында  Россиядә шундый  белгечлек барлыкка килүенә ышанып  калабыз», – дип  сөйләде   ректор.

Моннан  тыш,   Алсу Рөстәм  кызы,   ККИда, беренче  курска килүчеләрне исәпкә  алып,  бүген  7 мең  студент укый,  диде.    Аларның  яртысы диярлек    – Татарстан шәһәрләреннән һәм авылларыннан.  

«Безнең  төп  бурыч  – безнең  уку йортына  тәмамлаган  студентларның  үз  авылларына кайтуы.    Узган  ел  без  «Яшьләр кооперациясе акселераторы»    проектын  гамәлгә ашыра  башладык – анда  121 студент катнашты,  аларның    57се республиканың район кулланучылар  җәмгыятьләре рәисләреннән  эш  урыннары  алдылар,  бу  яшьләр  киткән урыннарына  кайтып  эшләргә  әзерләр», – дип  сөйләде  Алсу Нәбиева.

Чыгышының  ахырында    Алсу Нәбиева Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  һәрьяклап    ярдәм  күрсәткәннәре  өчен  рәхмәт  белдерде.  

Марат  Әхмәтов  студентларны  яңа  уку елы  башлану  белән  котлады һәм  залда  булачак  кооперативлар   җитәкчеләре  утыруга    ышаныч  белдерде.  «Биредә бик  төпле  белем  алырга һәм  югары  квалификацияле  белгечләр  булып  чыгарга  мөмкин.  Бу – яхшы  белгечләр  әзерләү,  әлбәттә, зур  җаваплылык. Биредә  белем  алу һәм алдагы  хезмәт эшчәнлеге  арасындагы  бәйләнешне саклап  калырга, алга  таба  бердәм  организм  булып  барырга    кирәк,  чөнки  югары  уку  йорты  һәрвакыт  бар  яңалыкка   локомотив  була», – дип  билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов.

Аннары   министр Кукмара  районыннан  килгән,  урта  һөнәри белем  факультетының  (белгечлеге - «Җәмәгатьчелек туклануы  продукциясе  технологиясе» – автор искәрмәсе) беренче  курс  студенты  Земфира Зиннәтуллинага  тантаналы  рәвештә  студент  билеты  тапшырды.  Земфира укырга  кергәндә  ирешкән  иң яхшы    нәтиҗәләре өчен  шундый  хөрмәткә  лаек булды.  

– Син районга эшкә кайтырга тырыш инде, укып бетергәч, яме? – диде  Әхмәтов  кызга. 

– Кайтырмын, Алла бирсә, Марат Готович!», – дип  җавап  бирде  студентка.  

Тантана  ККИның иң яхшы  студентларын   бүләүкләү  белән  дәвам итте,  аларга  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Мактау  грамоталары  һәм  кыйммәтле  бүләкләр  бирелде.  

Искәртеп  узабыз,  быел  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  ККИның  урта  һөнәри белем  факультетында  заманча  җиһазланган  яңа  уку-лабораториясе барлыкка килде.    Пешекче-яшьләр  сәхнәгә яңа  мичтә  үзләре  пешергән  бәлеш чыгардылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International