Марат Әхмәтов: иртәгә яңа уңыштан амбарларга салынган ашлык 3 млн. тоннага җитәчәк

2019 елның 30 августы, җомга

Татарстан  Республикасында  бүгенге  көнгә   65%,  ягъни    930 мең  га ашлык  мәйданда  ашлык җыелган. Бер гектардан  уртача  30,4 центнер ашлык  чыга.  Иртәгә  яңа  уңыштан   амбарларга    салынган ашлык  3  млн.  тоннага  җитәчәк. Мондый  саннарны  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  китерде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмә  эшендә  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры    Алексей Песошин  катнашты. 

Марат  Әхмәтов  хәбәр итүенчә,  урып-җыюда  югары  темплар  күрсәтүче  районнар  арасында    Нурлат, Ютазы, Әлки һәм  Апас  районнары бар. Тулаем ашлык  җыемы  буенча    Актаныш  (119 мең  тонна), Зәй (117 мең  тонна), Азнакай (112 мең  тонна) һәм Буа  (104 мең  тонна) районнары  алда  бара.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы сүзләре белән әйткәндә, тотрыксыз  һава  торышы уңышны  киметә, әлбәттә.       Август башында  бер гектардан       36 центнер уңыш  алынган  булса,  бүген  инде  ул    27 центнерга  төште.   «Әлегә    500 мең  гектарга  якын  иген чаптырылмаган килеш  кала.   Урып-җыюның  сыйфатына  контроль булмаган  урыннарда  бу  тагын  да  күбрәк  булырга  мөмкин.      Һәр юкка чыккан   центнер – ул бер  мең сум   юкка чыккан  дигәнне  аңлата.  Җитәкчеләр  моңа  игътибар  итсеннәр иде», - дип, Марат  Әхмәтов киңәшмәдә  катнашучыларга  мөрәҗәгать  итте.  

Республикада  шикәр  чөгендерен  дә  җыюга  керештеләр.   Быел  аның  мәйданы    64 мең  га тәшкил  итә. Бөртеклеләр өчен  яңгырлар зыянга  булса,  чөгендергә бу  файдалы  гына.   22 августтан    «Агросила» да  чөгендер  җыя  башлады:   1,2 мең  га мәйданда  җыелган  инде, уртача  уңыш  -   500 ц/га.

25 августтан    Зәй шикәр   заводы эшли  башлады.   1,5 мең  тонна  татлы  продукция җитештерелгән инде.   Шушы  көннәрдә  Буа һәм Нурлат  шикәр  заводлары  да  эшли  башлаячак.  

Урып-җыю эшләре белән  бер  үк  вакытта  киләсе  ел  уңышы  өчен  чәчү эшләре  дә  бара, аерым алганда,  көзге  культуралар чәчелә.     Көзге  культуралар  өчен  541 мең  га җир  бүленгән.  Бүгенгә    260 мең  га - 48% мәйдан чәчелгән. 

Рөстәм Миңнеханов игенчеләргә бөртеклеләрне  җыю  темпларын  арттырырга, яхшы  көннәрдән мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк  файдаланып калырга кушты.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International