30 августта, Республика көнендә, Татарстан башкаласында “Казан” халыкара ат спорты комплексы территориясендә гадәттәге ат чабышлыары оештырыла.
Ат спорты бәйрәме 13.30 сәгатьтә “Аргамак” призына татар атлары чабышыннан башлана. 2000 метрлы дистанциядә республиканың төрле районнарыннан татар токымыннан булган 12 чабышкы ярышачак. 150 мең приз фонды өчен соло төсендәге бияләр Тейма, Акалай һәм Ахра, Тулпар, Лачын, Ак Мурза нәселле айгырлары ярышачак.
1800 метрлы дистанциядә 7 нче чабышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына Татарстан Республикасыныда туган чиста канлы 13 менге ат ярышачак Приз фонды - 350 000 сум.
Быел барысы 16 чабыш булачак, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты призына, Атчылык һәм ат порты федерациясе призына, «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты истәлегенә приз һәм башкалар. Программада концерт номерлары бар һәм төрле призлар уйнатылачак.