Кыр хәбәрләре: Арча районында урак алдынгыларын бүләкләделәр

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Арча  районы  кырларында  бөртекле  культураларны  җыю  ахырына  якынлашып  килә.        40,9 мең га мәйданда  ашлык  җыелган,  бу  гомуми планның    74 %ын  тәшкил  итә.  
Уңышны  тиз арада  һәм сыйфатлы  җыеп алу,  комбайнчылар һөнәренең  абруен  арттыру  һәм  аны  популярлаштыру, урып-җыю техникасыннан  нәтиҗәле  файдалану максатларында  Арча  районының агросәнәгать комплексында  2019 елның  1  августыннан  1  октябренә  кадәр  “Иң яхшы  комбайнчы”га  район  конкурсы игълан ителде.   
Узган  атнада  муниципаль район башлыгы    Илшат Нуриев уракта  югары  күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны  бүләкләде.    Рәхмәт хатларына  һәм  акчалата    премияләргә    «Кишет» ҖЧҖеннән  Ленар Зарипов,  «Ашыт» ҖЧҖеннән Якуб Гатиятуллин,  «Ташкичу» ҖЧҖеннән Марсель Яруллин, «АЮ агрофирмасы» ҖЧҖеннән Фаил Шаһидуллин һәм  «Заря  агрофирмасы» ҖЧҖеннән  Раил Хасбиуллин лаек  булдылар.  
Шуны да  билгеләп  үтәргә кирәк, район эшкуарлары  да  игенчеләрнең  хезмәтен  игътибарсыз  калдырмыйлар.   Мәс.,   «Металл» ҖЧҖ җитәкчесе  Фәнис Гарәфиев һәм Арча район  Советы депутаты   Тәлгать Миндубаев “Курса МТСы” ҖЧҖеннән Ленар Нуриевка һәм “Кырлай агрофирмасы” ҖЧҖеннән Нияз  Сибаевка  акчалата  премияләр  тапшырдылар.   
Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,  Арча  районында  2  сентябрьгә   125,8 мең тонна  ашлык  җыелган,  бер  гектардан  уртача  уңыш    30,8 центнер тәшкил  итә.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International