ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   Дания  Корольлегенең Министры – Азык-төлек,  авыл  хуҗалыгы  һәм  балыкчылык мәсьәләләре  буенча  Киңәшчесе Эсбен  Шьодт җитәкчелегендәге   агросәнәгать   делегациясе  белән  очрашты. Очрашу  Игенчеләр  сараенда  узды. Анда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Николай Титов, министр  урынбасарлары   Нәҗип Хаҗипов  һәм    Тәлгать  Таһирҗанов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  “Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы   Ришат Зарипов, «РАЦИН» АҖ  генераль директоры    Әсхать Шәрәпов  һәм башкалар  катнашты. 

Бүген    «Татар-информ» мәгълүмат  агентлыгында    Казанда  республика Сабантуен  оештыру  буенча  матбугат конференциясе  узды.     «Бәйрәмнең  бер  мәйданчыгы  Казан    ипподромында  була, анда    13 ат  чабышы  һәм  бәйгеләр  булачак.  Аларның  1нчесе    понида  балалар  өчен  була.  Шулай  ук     4 чабыш  юртакларда  һәм  калган  чабышлар  менге  атларда  узачак», - дип  сөйләде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Нәҗип Хаҗипов.

Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре тарихында беренче мәртәбә тәүлеклек савым 200 тоннадан артып китте.   Актанышлыларны  әлеге      ирешкән  уңышлары  белән   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  котлады.  


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

18 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Ришат  Хәбипов рәислегендә,  Татарстан бакчачылары  берлеге  рәисе   Владимир Дейнекин, Татарстан бакчачылары  берлеге,  республика  министрлыклары,    ведомстволары вәкилләре катнашында  киңәшмә узды,   анда  2019 елның  1 яртыеллыгында    коммерциягә карамаган бакчачылык  һәм  яшелчәчелек    ширкәтләренең тышкы  инженерлык инфраструктурасы  объектларын    капиталь  ремонтлауның   барышы турында  фикер алыштылар. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Россия  һәм Кыргыз  яшьләре лидерлары  форумына теркәлү башлану  турында  хәбәр  итә.   Форумда  катнашу  өчен  18 яшьтән  30  яшькә  кадәрге  авыл  яшьләре    чакырыла.  

Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсе Росссия  яшьләре  инициативаларының  грант  конкурсында  җиңүче  булды 

17 июньгә районның  авыл  хуҗалыгы оешмаларында  һәм  крестьян  (фермер) хуҗалыкларында    тулаем  тәүлеклек савым  200,1 тонна булды.   “Шундый  күрсәткечләргә  ирешү безнең район  тарихында  беренче  мәртәбә. Бу  узган  елның  шушы  датасына   караганда  27,9 тоннага  яисә   16%ка күбрәк», – дип, хәбәр  итте  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Айдар Мирхәйдәров.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,  «2017 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында  яңа  эш башлаучы  фермерларга ярдәм» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен     крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын     сайлап алу конкурсына  йомгаклар  ясалды,  дип  хәбәр  итә.      Грантларның  гомуми  суммасы    250 млн. сум  тәшкил  итә, шуннан  145 млн. сумы  -    федераль  бюджеттан, ә  105 млн сумы   республика  бюджетыннан бирелде. 

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  оператив белешмәләре  буенча 14 майга  тәүлеклек  сөт сату   күләмнәре  буенча  Россия  төбәкләре  арасында  иң  югары  күрсәткечләр  Татарстан  Республикасында – 3,7 мең   тонна. Бу  күрсәткеч  буенча  икенче  урында    Краснодар  крае – 2,7 мең тонна, ә өченче  урында   Воронеж өлкәсе  – 2,2 мең   тонна.

Татарстан  кырларында  уңыш  формалашу  чоры  башлануны  исәпкә  алып,  республика аграрийлары  үз  эшләрендә  үсемлекләрне  яклау  һәм  тукландыру  мәсьәләләрен  хәл  итәргә  тиеш.  Бу  хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   Николай Титов Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сезонлы кыр эшләренең  барышы  турында  сөйләгәндә әйтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International