ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

13 июльдә Татарстанның  Саба  районында  терлекчеләрнең  гадәттәге  слеты  узды, анда  2019 елның  беренче  яртыеллыгына  йомгаклар  ясадылар.  

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  2019 елның  беренче  яртыеллыганда  терлекчелек  продукциясен  җитештерү артты.   Бу  елның  гыйнвар – июнь айларында  республикада  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  һәм    крестьян (фермер) хуҗалыкларында   670,9 мең  тонна   сөт,    200,1 мең  тонна   терлек  ите  һәм  кош  ите  җитештерлгән.    Узган  елның  шушы  чорына  карата  артым    4% һәм  2% тәшкил  итә.  шуннан  эре  мөгезле  терлек  ите     49,2 мең  тонна   (99%), дуңгыз  ите   – 44,7 мең  тонна   (105%), кош-корт  ите  – 105,0 мең  тонна   (102%).

Барлык  урып-җыю транспорты  комплексының югары  дәрәҗәдә  техник  әзерлеге  һәм  аның  эшен  төгәл  оештыру  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә  тора.  

12  июльдә  Спас районының    «Авангард» АҖ  базасында  Татарстан  Республикасы шартларында  «Волжский первый» сортлы  көзге  аропа  җитештерү  технологиясе  буенча    зона   семинар-киңәшмәсе  узды.  Киңәшмә  эшендә  Спас муниципаль районы  башлыгы     Камил Нугаев,   Татарстан Авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты (НИИСХ)  җитәкчесе  Марсель Таһиров, РФАнең Казан  ФҮендә  ФТҮ (ФИЦ) селекционеры     Василий Блохин, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары     Фәргать Зиннәтов, шулай  ук  республиканың  15  районыннан Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре, Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәкләре  (Россельхозцентр)  белгечләре,  агрофирмалар директорлары,  КФХ башлыклары  катнашты.  


12
июль, 2019 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  җомга көнне  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  авылда  кече  хуҗалыклар  белән эшләү  турында  сөйләде.  

Көндәлек  хезмәтләре  белән  ихтирам  һәм  абруй  яулаган гади  кешеләр  турында  яза торган     безнең  “Хезмәт  кешеләре” рубрикасының   бүгенге    герое - Тукай  районыннан  ярты  гасыр  механизатор булып    эшләгән   Нурмөхәммәт Шәмси улы  Шәмсиев.

Республика районнарында кыр эшләре Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының аерым контролендә тора.  Республика кырларында  терлек азыгы әзерләү буенча  актив эш алып барыла.

20 июльдә   Питрәч авылы  наратлыгында   4 нче  Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр  фестивале узачак. Чараны  “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч  муниципаль районы башкарма комитеты  оештыра. 


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ленинград өлкәсендә  Россиядә  иң  зур  «Бөтенроссия  кыр көне - 2019» агротехнологик күргәзмәсе ачылды.   Тантаналы  чарада    Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры    Дмитрий Патрушев һәм   Ленинград өлкәсе  губернаторы   Александр Дрозденко катнаштылар.

Урып-җыю эшләрен  нәтиҗәле  һәм  вакытында  башкару  өчен  барлык  урып-җыю транспортының  югары дәрәҗәдә төзек  һәм  эшкә  әзер  булуы, эшләрне төгәл  оештыру  хәлиткеч  әһәмияткә  ия.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International