Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән үз эшен ачкан һәм аягында нык торучы, туган авылында үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе – Мамадыш районыннан Писцовлар гаиләсе. 2016 елда районда танылган бакчачылар “Яңа эш башлаучы фермер” республика программасы буенча 1,5 млн сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын оттылар һәм шул акчага җиләк-җимеш үстерү буенча үз эшләрен ачтылар. Бүген исә крестьян-фермер хуҗалыгының үз питомнигы һәм авыл хуҗалыгы кооперативы бар.
Питомник икенче елын эшли. Ике сезон эчендә анда төрле ассортиментта җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары, декоратив чәчәчклә барлыкка килде. 170 гектар мәйданда үсемлекләр барысы да (Каен Аланында бакчалар һәм кырлар, Пойкинода чия кыры) безнең дүртенче климат зонасында үсәләр һәм кышка чыдам итеп районлаштырылган.
«Үзебез үстергәнне барысын да курыймыйча сатабыз: алар Мамадыш районында да һәм аннан читтә дә бик әйбәт үсәләр. Декоратив чәчәчкләрдән алып җиләк-җимеш агачларына кадәр барысы бар бездә. Хәтта актинидия коломикта да (төньяк киви) бар. Декоратив үсемлекләрдән: жимолость, розалар, аларның кәүсәдә үсә торганнары да (бөреләре җирдән шактый өстә) һәм тәбәнәк булып үсә торганнары да бар, гортензияләр, ромашкалар, гейхерлар һәм башкалар. Җиләк-җимеш агачларыннан: груша, абрикос, алмагачя, слива, чия, черешня, карлыган, алыча. Җиләкнең генә дә 30 сорты бар. «Тоскану» һәм «Роман» сортларын чәчәклектә каскад итеп утыртырга мөмкин. Яздан сентябрь азагына кадәр чәчәк аталар һәм җиләкләре була. Бу ашау өчен генә түгел, хәтта матурлык өчен дә әйбәт. Хәзер кешеләр нинидидер яңалык эзлиләр бит, һәм ул функциональ булырга тиеш», - дип сөйли Оксана Писцова.
Оксана Викторовна КФХсы күбрәк күпләп алучылар белән эшли, ул шул ук вакытта үзенә генә акча эшләп калмыйча, башкаларга да булышырга һәрвакыт әзер. Аның тырышлыгы белән кооператив эшли башлады.
«Бер гектар җире булган һәм көнгә аннан 300 килограммм җиләк җыючы фермерлар күп. Аларны сату өчен үзеңә каядыр барырга кирәк. Ә мәскәүлеләр, мәсәлән, бер үк вакытта 1,5 - 2 тонна алырга телиләр. Мондый очракта фермерларга берләшү һәм заказчыны бергәләп канәгатьләндерү кулайрак. Безнең кооператив шуның белән шөгыльләнә дә инде. Әгәр һәрбер фермердан 300 килограмм җиләк алсаң, кирәклк күләм җыела. Җитештерүчегә дә артыгын эшлисе булмый. Логистика һәм менеджмент белән бәйле барлык проблемаларны без хәл иттек. Безнең эш ел буена дәвам итә. Яз-җәй – үстерү, җыю, сату һәм җибәрү булса, кышын – заказлар эзләү, документация тутыру, салымнар түләү. Бу сезонда 50 тонна җиләк (клубника) сатылды», - дип, үзенең эш нәтиҗәләре белән бүлеште КФХ башлыгы. Оксана Писцова үз хуҗалыгы турында шундый җанланып, яратып сөйли ки, үз бәхетен җирдә тапкан шундый кешегә күңелдә үзеннән-үзе хөрмәт уяна.