Марат Җәббаров Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп расланды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы  вице-премьеры  – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры итеп  билгеләнде.   Аны  билгеләп  куюны  бүген  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  өченче  утырышында  бертавыштан  хупладылар.    

Татарстан  Республикасы вице-премьеры  – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  итеп  билгеләп  кую  өчен  Марат Җәббаров кандидатурасын    Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин тәкъдим  итте. 

«Марат  Азат  улы,   төрле  вазыйфаи урыннарда   эшләп һәм  авыл  хуҗалыгы  җитештерүен үстерүгә  зур  игътибар  биреп,  үзен  эшлекле  җитәкче итеп  күрсәтте. Туплаган  тәҗрибәсе    аңа  алдагы  эшендә  яхшы  нәтиҗәләргә  ирешергә булышыр,  дип  ышанам», – диде  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте башлыгы. 

Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  вазыйфасында  Татарстан  продукциясен  экспортлауга  аерым  игътибар  бирәчәген   билгеләп  үтте.    «Эшкәртүчеләр  белән дә  эшлибез, үзебезнең  продукцияне  базарларга  чыгару  буенча  фикерләшәбез.   Инвесторлар  белән  дә  очрашулар  булачак,  аларның  планнарын  да  тыңларбыз», – дип  өстәде  ул. 

Моңа  кадәр, 18 сентябрьдә,  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Марат Җәббаровны  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  итеп  билгеләп  куйган  иде.   Ә бу  урынны биләгән  Марат  Әхмәтов алтынчы  чакырылыш  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты  итеп  сайлануга  бәйле  рәвештә  вазыйфасыннан  азат  ителгән иде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International