Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров «Майский» теплица комбинатында булды.
Комбинат ябык грунтта яшелчәләр үстерү уңдырышлылыгы буенча Россиядә иң алдынгылардан санала, биредә кыяр бер кв. метрдан 155 килограммга кадәр җыела, томат – 101 кг/кв.м, бу алдынгы Европа җитештерүчеләре дәрәҗәсенә тиң. Ел саен 40 мең тоннадан артык яшелчә продукциясе җитештерелә. Бу хакта «Майский» ТК ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев сөйләде.
Марат Җәббаров теплицаны карап чыкты һәм авыл хуҗалыгы культураларын үстерү шартлары белән танышты, шулай ук комплексны кирәкле ресурслар белән тәэмин итә торган Энергетика үзәгендә һәм предприятие хезмәткәрләренең торак комплексында булды.
«Комбинат өч юнәлештә: җитештерү, энергетика һәм кадрлар буенча инновацияләрне гамәлгә ашыра, - дип сөйләде Илшат Ганиев. – Без үсемлекләргә өстәмә яктылык бирәбез, микроклимат һәм су сиптерү системасын, биоысул һәм башкаларны кулланабыз. Быел өченче энергетика үзәге төзелеп бетәчәк, бу җылылык, электр энергиясе һәм углекислый газ белән 100% тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ә предприятие хезмәткәрләре өчен уникаль торак комплексы төзелде, ул 30 мең квадрат метрдан артык мәйданда урнашкан биш катлы 6 йорттан тора, шунда ук спорт комплексы һәм балалар мәйданчыклары да бар».
«Майский» теплица комбинаты җитәкчесе шулай ук хезмәткәрләрнең лаеклы хезмәт хакы алуларына да игътибар юнәлтте. Мәсәлән, югары җитештерүчәнлеккә ирешкән хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакы 90 меңләп чыга.
Искәртеп узабыз, «Майский» ТК Мәскәүдә 9-12 октябрьдә уза торган “Алтын көз - 2019” Россия агросәнәгать комплексы күргәзмәсендә теплицада үстерелгән экологик чиста продукция күрсәтергә җыена.