Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларда катнашты.
Беренче уенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе командасын 1:0 исәбе белән отты. Икенче матчта егетләр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы командасын шундый ук исәп белән отты.
Составында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов булган команданың уены матур һәм оешкан төстә узды. Җиңү голларын Министрлыкның аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегеннән Алмаз Галимҗанов һәм бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлегеннән Азат Шәйдуллов керттеләр. Сактагы уенчылар да актив булдылар. Нәтиҗәдә, команда бер тупны да үткәрмәде һәм төркемдәге беренче урыннан плей-офф стадиясенә чыкты.
Җи егетләргә җиңел бирелмәде, әлбәттә. Ярышларга кадәр айлар буе күнекмәләр уткәрелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы барлык спортчыларны лаеклы җиңү белән котлый!